Accessibility links

Жуковскийдагы авиа күргәзмәдә 800-ләп ширкәт катнаша


Мәскәү өлкәсенең Җуковский шәһәрендә ачылган халыкара авиакосмос салоны “МАКС-2007” күргәзмәсендә Русия һәм чит илләрнең 800гә якын ширкәте катнаша. Бирегә килүчеләр төрле катлаулылыктагы 200дән артык очучы аппарат, шул исәптән Русиянең хәзерге “Союз” сериясеннән булган корабларны алыштырачак галәм корабын, шулай ук иң заманча МИГ-35 юл кисү очкычын күрәчәк. “МАКС 2007” якшәмбегә кадәр эшли. Күргәзмәнең иминлеген 7 меңнән артык милиция хезмәткәре һәм хәрбиләр саклый.
XS
SM
MD
LG