Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда Иран һәм Америка ватандашы Эсфәндияри азат ителде


Иран һәм Америка ватандашы булган Хале Эсфандиарины Иран фидия хакына азат иткән. Бу турыда аның адвокаты, иранның танылган юристы, хокук яклаучы Нобел бүләге лауреаты Ширин Ибади хәбәр итте. Эсфандиари, АКШның Вудро Вильсон исемендәге халыкара тикшеренү институтының шәрык бүлеген җитәкли. Аны май башында Тәһранда күзләүчелектә һәм иранга каршы корткычлыкта гаепләп кулга алган иделәр. Ул бүгенгә кадәр күп сәгатлек сорау алулардан интегеп, төрмәдә утырды. Эсфандиарины 320 мең доллар фидия белән азат иткәннәр.
XS
SM
MD
LG