Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоан хәрбиләрне сәясәткә катнашмаска чакыра


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоан илнең хәрби көчләрен сәяси эшләргә катышмаска чакырды. “Гаделлек һәм тәррәкыят” партиясе башлыгы булган Эрдоанның бу белдерүе, кичә Төркиядә беренче тур президент сайлауларыннан соң игълан ителде. Хакимияттәге партиядән тәкъдим ителгән намзәт Абдулла Гюлъ, кирәкле тавышларның өчтән икесен беренче турда җыя алмаса да, күзәтүчеләр фикеренчә, икенче, йә булмаса өченче турда ул барыбер президент булып сайланачак. Гюль намзәтенә ризасызлык белдергән оппозиция һәм армия җитәкчелеге, аның Төркия дәүләте тоткан дөньяви юнәлешен үзгәртү нияте бар, дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG