Ингушетиянең Назран районында җирле ОМОН машинасы утка тотылган. Милиция сержанты яраланган. Атучылар качып киткән. Чечняның Шәли районында дүшәмбе кич белән Псков өлкәсе ОМОН машинасы шартлатылган. Мина Шәли-Грозный машина юлына куелган булган. Ике ОМОН хезмәткәре шартлау кыйпылчыклары тиюдән каты яраланган.