Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика өстендә диңгез давылы


Мексика өстендә дулый торган “Дин” дип аталган диңгез давылының көче бераз кимегән. Хәзер инде ул, түбәнрәккә, өченче дәрәҗәгә күчкән. Җилнең тизлеге сәгатенә 200 чакырым дип исәпләнә. Курортлардан һәм Юкатан ярымутравының яр буе шәһәрләреннән дистәләрчә мең кеше башка урынга күчерелгән. Мексика култыгында су эчендә нефтъ чыгаруда эшләүчеләр барысы да коры җиргә чыгарылган. Кариб диңгезе утрауларында су басулар китереп чыгарган диңгез давылы корбаннары 12 дән ким түгел дип, хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG