Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

Алабугада татар патшасына һәйкәл ачыла


Алабуганың меңеллыгы уңаеннан игьтибарга лаек бер нәрсә бар. Шәһәр хәкиме Илшат Гафуров фәрманы белән 24нче август, эш көне булуга карамастан ял көне итеп игьлан ителде. 24нче август – җомга көн. Мөселманнарның ял көне. Аерым район-шәһәрләр тарихында җомгына ял көне итү турында булган беренче карар булырга тиеш бу. Әлбәттә, әлеге фәрман Алабуганың 1000 еллыгы белән бәйле һәм шушы атнаның җомга көненә генә карый. Татарстан, Русиядән, чит илләрдән килгән кунакларны Алабуга ничек каршы ала, аларга нинди бәйрәм чаралары тәкьдим итә? Алабуганың тарихи ядкәрләре музее өлкән фәнни хезмәткәре Роза Ибраһимова “Азатлык”ка шушы мәгьлүмәтләрне җиткерде:

- 24нче августта Болгар Шмиренә багышланган һәйкәлне ачу тантанасы булачак. Аерым сәхнә күренешләре күрсәтеләчәк. Шклай ук Ак Мәчет тарихы турында да сүз була. 25нче август көнне шәһәрнең музей комплексы ачылачак. Алабуга шәһәрлеге мәчет, кальга кәрван сарай буларак болгарлар тарафыннан төзелгән. Албуганың тарихи өлешендә үткәрелгән казылма эшләре аңа 1000 ел икәнне дәлилләде. Шәһәргә нигез салынганда анда Әмир Ибраһимов Беренче Мөхәммәт хәкимлек иткән. Аның идарә иткән еллары 1006-1025 еллар. Алабуганың 1000 еллыгы уңаеннан Әмир Ибраһимга һәйкәл кую – шәһәрнең болгар-татарлар тарафыннан нигезләнүен күрсәтә.

Фәнни хезмәткәр Роза Ибраһимова шәһәргә болгарлар нигез салынуын билгеләп үтте. Борынгы татар шәһәренең 1000 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы гына көннәр калып килгәндә, анда татар рухы сизеләме? Юк, диделәр миңа Алабуганың татар иҗтимагый үзәгендә. Үзәк рәисе Рафыйк Мәхмүдов, Татарстанның атказанган табибы Миннәхмәт Әгдәмов һ.б. Алабугага – 1000 ел дигән язулар нигездә урысча һәм инглизчә генә язылган. Елабуга сүзе борынгы урыс хәрефләре белән язылган һәм бу язу шәһәрнең символына әйләнгән. Шәһәрнең урыс телле халкы арасында Алабуганың 1000 еллыгын инкәрь итү чаралары да бара. “Вечер Елабуги” газетасында Шәйфетдинов фамилияле кеше меңеллыкны бөтенләй шик астына алган мәкәлә дә язып чыккан. Автобусларның маңгаена, тукталышларда “Елабуге – 1000 лет” дигән сүзләрне Азатлык хәбәрчесе дә күп укыды. Ләкин, кечкенә хәрефләр белән генә язылган “Алабугага – 1000 ел” дигән сүзләр бик сирәк иде. Шулай да, Әмир Ибраһимовга багышлап куелган һәйкәл бу юнәлештәге кимчелекләрне тигезлеячәк, дип саный кайбер татар җәмәгатьчелеге. Моңарчы болгар-татар патшаларына Русиядә һәйкәл юк иде, бу – татарның дәүләтле халык икәнен күрсәтәчәк, диләр Алабуга татарлары.

Бәйрәм чараларына әзерлек эшендә Мәскәү, Казан, Чаллы төзүчеләрен, әзәри, әрмән бригадаларын да күрергә мөмкин иде.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG