Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын минбәрдә” Татарстаннан 4 әсәр күрсәтеләчәк


“Алтын минбәргә” Татарстаннан “Кунак” исемле фильм да килеп кушылды. Ул бәйгедән тыш күрсәтеләчәк. Дөрес әле бу әсәр тулысынча әзер түгел. Фильмның режиссеры һәм төп рольдә уйнаучыларның берсе Буа сатира театры җитәкчесе Раиль Садриев әйтүенчә, тәмамларга әллә ни күп эш калмаган. Бу әсәре хакында исә ул: “Гарәпләрнең акыллы бер мәкале бар. Адым артыннан адым диләр. Бу минем беренче адым. Минем киностудиянең исеме дә “Ният”. Чөнки, татарны кинолы итү дигән ният белән янам мин”,- диде. Күпләр әйтүенчә, “Алтын минбәр” үткәрелә башлагач, бу фестиваль Татарстанда кино сәнгате үсешенә җитди этәргеч ясады. 3 нче фестивальдә исә, шулай итеп Казаннан 4 әсәр күрсәтеләчәк. Аның өчесе бәйге эчендә. Кыска нәфис фильмнарда “Бабай” һәм Тукайга багышланган “121” әсәре дә күрсәтеләчәк. Ә нәфис фильмнар арасында Татарстан Синема фонды төшергән “Дилема” да бар.

Алтын минбәрне оештыручылар әйтүенчә, фестиваль тарихында беренче тапкыр дөньякүләм билгеле йолдызлар да булачак. Алар арасында ачу тантанасында күренекле француз актрисасы Катрин Денев та үзенең катнашачагын раслаган. Аны бигрәк тә бу чараның “Үзара аңлашу аша мәдәниятлар диалогына” дигән шигаре кызыксындырган. Бу чарада катнашучылар иң беренче чиратта үз әсәрләре аша гомум кешелек байлыкларын җиткерергә тиеш. Шулай итеп мөселман киносы дип башланган бәйге быел исә кысаларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Оештыручылар “мөселман” кушымтасы булуга карамастан, фестиваль киносында төрле диндәгеләр эшләгән, төрле эчтәлектәге фильмнар да тәкъдим ителәчәк, дип белдерә.

Инде саннарга күз салсак, бәйгегә барлыгы 49 эш сайлап алынган. Австралиядән кала барлык кыйтгалардан да 40 ил катнаша. Ә кунакларга килгәндә исә, дөньякүләм билгеле актерлар: сүрияле Гәссән Мәссүд, Мисырдан Суфия Әл Әмри дә киләчәк. Гәссән Мәссүд Ридли Скотның Һолливудта төшерелгән “Күк солтанаты” дигән киносында хәрби башлык Сәләхетдинне уйнавы белән билгеле. Ә Суфия Әл- Әмри гарәп дөньясының теле һәм кино йолдызы, БМО- ның ирекле илчесе. Бөтендөньяга билгеле төрки дөньяны өйрәнүче, шагыйрь һәм дипломат Олжас Сөләйманов та килер дип көтелә.

Бу чарага Европаның кино һәм телевидение ассоциациясенең баш продюсеры Инал Шәрипов та киләчәк. Грозныйда туган Шәриповның узган гасыр ахырында хокук яклаучылар фестивале “Сталкер” да зур кызыксыну тудырган “Грозный минем шәһәрем” дигән фильмын һәм “Мәскәү. Чечня. Сагыз” дигән әсәрен түрәләр киштәгә салгач, режиссер Кушма Штатларга китә. Анда аны “Бәйсез дөнья” журналы елның иң күренекле кешесе буларак таный. Шуннан соң ул төрле кинофестивальләрдә катнаша. Соңгы елларда яңа фильмнарга берничә сценарий яза. Аларның 4 се АКШ Конгрессы китапханәсендә рәсми теркәлгән.

Программага килгәндә исә, оештыру төркеме рәисташы Ольга Храмцова: “Бүгенге көндә программага кайбер үзгәрешләр кертелә, шуңа күрә аны әлегә тәкъдим итә алмыйбыз”,- диде. Фестивальдә өйрәнү дәресләре, ягъни мастер класслар, төрле мәдәни чаралар да булыр дип көтелә. Оештыручылар белдерүенчә, бәйгедә катнашкан фильмнар “Сувар- плаз” сәүдә үзәгенең “Гранд-синема” залларында, ә бәйгедән тышлар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG