Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:35

Уфа халыкара һава аланында 2 җитәкче


Уфа халыкара һава аланы ике башлыга әйләнде. Русиянең милек министрлыгы 18 Ирек Нәдершинны җитәкче итеп куеп, бу вазыйфаны тарткан Анотолий Приваловны урыныннан бушаткан иде. Узган атна Приваловны яклап урам җыены узды, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе иске җитәкчене кайтару турында карар чыгарды. Болар Ирек Нәдершин Төркиядә ялда булган чакта эшләнде. Кире урынына кайткан Привалов үзенә кадәр эшләгән җитәкченең бар фәрманнарын көченнән чыгарып, урыныннан бушатылган 10 урынбасарын кабат кайтару белән Нәдершин да ялдан кайтып төште. Нәдершин бу үзгәрүләргә карамый үзен җитәкче дип исәпли, аны федераль министрлыкның да яклавын белдерде. Привалов исә тиз арада авырып китеп хастаханәгә кергән. Аны урынбасары Николай Одегов алыштыра. Одегов 22 август мөрәҗәгать белән чыкты. Анда Приваловның авырып кардиология үзәгендә ятуы, үзенең вакытлыча аны алыштыруы әйтелгән һәм мәхкәмә карарына карамый Нәдершинның вазыйфасында калуына борчылу белдерелгән. Һава аланы хезмәткәрләренең һөнәр берлекләре җитәкчесе Татьяна Никонова Приваловны яклавын белдерде. Аның сүзләренчә, килештерү шурасы төзелгән, әгәр сөйләшүләр нәтиҗә бирмәсә, эш ташлаячаклар. Шулай, һава аланы күге аязырга уйламый.

XS
SM
MD
LG