Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Ягулык тармагы өчен көрәш дәвам итә


Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе канусыз хосусыйлаштырылган дип Башкортстаннның дүрт нефть ширкәтенең кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында карар чыгарган иде. Башкортстан ягы моның белән килешми, мәхкәмәгә бирде. Бере ике ширкәт эше 6 һәм 12 сентябрь Мәскәүнең апелляция мәхкәмәсендә каралачак. Әлеге ширкәтләрнең хокук яклаучылары, әгәр анда да җиңүгә ирешмәсләр, Русиянең югары арбитраж һәм халыкара мәхкәмәләргә кадәр барып җитәчәкләрен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG