Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Эшкә керү өчен ачлык акциясе


Күгәрчен районының Морак авылында яшәүче Мидхәт Ниязгулов ачлык игълан итте. Аның сүзләренә караганд,а ул Ибрай авылы мәктәбендә 15 ел директор булып эшләгән. Район мәгариф бүлеге башы аннан шәхси төзелеш өчен агач сораган булган, бирмәгәч, урыныннан алган. Артабан мәгариф бүлеге башын район хакимияте җитәкчесе итеп күтәргәч Ниязгулов районда бөтенләй эшсез калган. Хатыны мәрхүм булган, өч бала атасы Ниязгулов башка чарасы калмагач, ачлык акциясе башлады. Ул бу да нәтиҗә бирмәсә, республика йорты каршында пикет уздырачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG