Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Колбиләүчелек арта


Борайда 12 Үзбәкстан ватандашын кол итү вакыйгасы тынып та бетмәгән, ике хәл — шундый ук язмышка 4 Таҗикстан ватандашы да дучар булган. Аларны 2006нчы елдан бирле документларын тартып алып бушлай Кырмыскалы районының Бекетово касабасында эшләткәннәр. Әлеге хәлне миграция хезмәте фашласа да, районнның эчке эшләр бүлеге җинаять эше ачуны яшереп калган. Сәбәбен кол итүченең югары вазыйфалы кеше булуы белән аңлаталар. Хәбәрләргә караганда, ул Башкортстанның милли сәясәт һәм мәдәният министрлыгы хезмәткәре. Бере колбиләүче канунчылык сакчысы прокурор иде, ике се милли сәясәт һәм мәдәният министрлыгы хезмәткәре. Өче се кем булыр, киләчәк хәбәрләребездә.

XS
SM
MD
LG