Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

АКШ Иран белән Атом Идарәсе килешүеннән канәгать түгел


АКШның Халыкара Атом Энергия Идарәсендәге вәкиле Грегори Шульте фикеренчә, килешү тар кысаларга кертелгән, һәм ул Иранның атом корылмаларын тулысынча тикшерергә мөмкинлек бирми. Шульте сүзләренә караганда Иран вакытны сузып, игътибарны аларның чын максаты булган атом хәрби программасыннан читкә юнәлдерергә тырыша. Иран һәм Идарә вәкилләре ике ай эчендә Тәһранның атом программасына кагылган барлык чишелмәгән мәсьәләләрне ачыкларга килешкән. Килешү соңрак игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG