Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурманский мәхкамәсе Арап шикаятен тикшерүне кичектерде


Мурманский өлкә мәхкамәсе, Лариса Арапның мәҗбүри рухи хасталар хастахәнәсенә салуларына карата биргән шикаятен карауны сентябрь урталарына кадәр кичергән. Питербур адвокатлар пулаты әгъзәсе Дмитрий Бертенев, мәхкамә утырышын күчерү, формальлеккә бәйләнгән, имеш гариза астында адвокат имзасы гына бар, ә канун буенча гаризаны язучы имзасы да таләп ителә. Лариса Арап үзе мәхкамә эшен карауны махсус күчерәләр дип саный. Мурмански оппозициясе активисты июль башында мәҗбүри рәвештә рухи хасталар хастанәнәсенә салынган иде. Шушы көннәрдә кинәт кенә аны хастахәнәдән чыгардылар. Арап, табиблар моны җәмәгатьчелек һәм хокук яклаучыларның басымы астында гына эшләде, дип саный.
XS
SM
MD
LG