Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузияне “ракета эшен” оештыруда гаепли


Русия Грузия “ракета эшен” үзе оештырган дип белдерде. Грузия, Русия очкычы Цхинвали районының Цителубани авылына 6 августа ракета ташлаган, дип раслый. Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин сүзләренә караганда, әгәр дә ракета төшкән булса, ул шартлаган булыр иде, шартлау булмаган икән, димәк, ракета калдыклары җир өстенән китерелгән булырга тиеш. Сишәмбе көнне Грузиядә булып киткән тагын бер төркем халыкара белгечләр, ракета чынлап та Русия ягыннан Грузия һава киңлекләренә өч тапкыр кереп чыккан билгесез очкычтан ташланган булырга тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG