Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладышның 6 шәһәрендә комендант сәгате кертелгән


Бангладешның 6 шәһәрендә, шул исәптән башкала Даккада комендант сәгате кертелгән. Хөкүмәт вәкиле, бу канун университет студентлары белән полиция арасында каты бәрелешләрдән соң кертелде дип белдерә. Бәрелешләр булган шәһәрләрнең барысында да югары уку йортлары ябылачак. Студентлар, Бангладышта сәяси кризис вакытында кертелгән гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгаруны таләп иткән булган.
XS
SM
MD
LG