Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

Гыйрак премьеры АКШка кискен җавап бирде


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики АКШ тәнкыйтенә кискен җавап белән чыгыш ясады. Дәмәшектә чыгыш ясаган премьер, беркем дә Гыйрак хөкүмәтенә программалар тагып, аларның үтәлешен тикшерергә хаклы түгел, чөнки ул хөкүмәт халык тарафыннан сайланган, дип белдерде. Әл-Мәлики, шулай ук, аның Сүриягә сәфәре АКШның ачуын чыгарган ахырысы, дип өстәде. АКШ президенты Джордж Буш һәм АКШның Гыйрактага илчесе Райан Крокер кичә, Әл- Мәлики хөкүмәтенең эшчәнлеге белән ризасызлык белдергән иде. Ә инде демократлардан булган сенатор Карл Левин, Мәликине урыныннан алырга кирәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG