Accessibility links

Сембер өлкәсе милли телләр укытучыларының август киңәшмәсендә хәвефле хәбәрләр җиткерелде


Ул күңелле вакыйгадан башланды: татар, чуаш, эрзә телләре укытучылары арасыннан грантка ия булучыларны тәбрикләүдән. Алар арасыннан Зур Чиркле авылы укытучысы Нәсиха Яһудинаның юбилее да булып чыкты – аны аеруча тәбрикләделәр. Шулай ук Кәшә авылы укытучысы Роза ханым Ильясовага да юбилее уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

Киңәшмәнең җитәкчесе Мәгариф департаментының Милли телләр кураторы чуаш кызы Федосья Улендеева үз чыгышында узган елгы уңышлар һәм җитешсезлекләр турында сүз тотты. Уңышлардан татар өчен – 91-мәктәп ачылуы, чуашларның мәгърифәтче Яковлев һәйкәлен ачуы, мордва өчен – 64-мәктәптә угро-фин културасы үзәге ачылу.

Җитешсезлекләргә килсәк, Сембер татар балалары арасында Казанда узган олимпиадада быел үзләрен элекке еллардагыдан начаррак күрсәткәннәр, диде мәгариф түрәсе. Ә уку китаплары алыр өчен хакимият бүлеп биргән 500 мең рубльдән 200 меңе Мордовия Мәгариф министрының тәҗрибәсе булмау аркасында кулланылмый калган, имеш. Федосья ханымның тагын бер ачышы күпләрне аптыратты: Сембер өлкәсе милли телләрне укыту буенча Татарстаннан яхшырак эшли икән:

(Имеш, бу яктан Татарстандагы хәлләрне тикшерүдә ул да катнашкан. Мәскәү вәкиле менә нинди нәтиҗәгә килгән: “Татарстанда байтак эшләр башкарыла, әмма Ульян өлкәсендә ныграк кайгырталар)

Федосья ханым шулай ук Мәгариф департаменты башлыгы Галина Эдварс кул куйган приказ белән дә таныштырды: “Үз халкыңның телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү өчен шартлар тудыру турында” дип атала ул. Һәм бу приказ мәктәпләр уставларында да чагылыш табарга тиеш, ди. Табармы соң? Әле әнә булганын да киметү бара. Мәсәлән, Майна районында халкының өчтән берен татар тәшкил иткән Апалиха авылында, укытучы Әнисә Шәрәфетдинова әйтүенчә, татар телен укыту өчен атнасына 21 сәгатьтән 1 генә сәгать калдырганнар аңа.

Хәер, Федосья ханымга бирелгән сорау икенче мәсьәлә турында иде: Праваслау мәдәниятен уку программасына кертү нинди фәннәрне кыскарту хисабына булыр?

Менә җавабы.

(Монда әле аңлашылмаучанлыклар күп. Приказ бу фәнне башта мәҗбүри дип атый, икенче урында “үз иркең белән”, ди. Әлегә бу мәсьәлә белән прокуратура шөгыльләнә. Мин белеп бетермим”)

Укытучыларның белемен камилләштерү институтының Милли телләр кафедрасы деканы Фәрит Хәйруллин исә үз чыгышын тулаем шушы мәсьәләгә багышлады.

(Конференция исеменнән хакимияткә мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк, мин беренче булып кул куям. Ә гомумән, милли компонент Федераль программага, нигәдер, “сыймый” - җирле хакимият карамагына тапшырылган ул. Бу дөрес түгел – халыклар табигый ментальлектән мәхрүм ителә, бу исә Русиянең үзенә үк зарар китерә ала).

Педагогия университетының Тел һәм әдәбият факультеты деканы Сергей Шаврыгин икенче хәвефле хәбәр җиткерде: татар бүлегенә керергә теләүчеләр арасында бөтенләй конкурс булмаган да. Югыйсә, бу бүлекчә татар һәм урыс телләре генә түгел – инглиз теле укытучысын да әзерли. Чуашлар исә, элекке еллардан аермалы буларак, быел күбрәк килгәннәр.

Шөкер, башка бер мәсьәләдә татар чуаштан алдарак икән әле. Укытучыларның белемен камилләштерү институты методисты Наҗия Нурмөхәммәтева санавынча, “Өмет” гәзитен 5 татарның берсе укыса, чуашларның “Канаш”ын - 25 чуашның берсе генә. Наҗия ханым бу мәгълүмәтне татар теле укытучыларының аерым утырышында татар матбугатына язылу турындагы нотыгында белдерде.

Ә утырышның төп мәгънәсе – тәҗрибә уртаклашу булды. Нәсиха Яһүдина грантка лаек булуы турында сүз тотты. Чардаклы районы Үрән авылы укытучысы Әлфия Алимова яңа техник чараларны куллануы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ульянов районы Яңа Бидәнге мәктәбе укытучысы Фәния Минебаева тәрбия эшләрендә ата-аналарга таяну ысуллары белән таныштырды. Мәләкәстәге татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева 1989-елдан ук ана телен саклап калу чаралары нигезендә мәктәпнең тууы тарихы белән таныштырды. “Өмет” гәзите редакторы Исхак Хәлимев мәктәп белән гәзит арасын ныгыту һәм якынайту буенча тәкъдимнәр белән чыкты. Сенгилей районының Шиловка авылында аз гына татар яшәсә дә, башка халыкларны да татар мәдәнияте, аның кием-салымы, аш-сулары белән таныштыру тәҗрибәсе белән Сания Хәмитова таныштырды. Сания ханымга күп сораулар бирелүе, аның тәҗрибәсендә гыйбрәт алырлык нәрсәләр дә барлыгын күрсәтәдер.

Гомумән, фикердәшләр әңгәмәсе тагын да дәвам итә алыр иде, вакыт галиҗанәпләре чикле бит, дип, уфтанып саубуллаштылар укытучылар.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG