Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертлар залына мохтаҗ


Әнә Башкорстанда Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбленең әле күптән түгел генә үзенең концертлар залы булдырылды, ә безнең Казанда концерт кую өчен сәхнә табу да үзе бер проблема, дип белдерә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге. Ансамбльгә кайчандыр биналы булырсыз дип вәгъдә дә иткәннәр, Камал театры янында булачак дип урынын да күрсәткәннәр, әмма түрәләр алышына тора бу проблема әкеренләп көн кадагыннан төшеп калган. Гадәттә бу төркем бөтен матрулыгы һәм тулы составында Казанда елына ике тапкыр сәхнәгә чыга сезон ачканда һәм япканда. Әмма бүгенге көндә ансамбль тудырган иҗат таләпләренә туры килердәй сәхнә юк дияргә була. Камал һәм Җәлил театрлары шәп тә, әмма аларга эләгү үзе бер проблема икән. Гомумән, ансамбль җитәкчелеге әйтүенчә, Казанда күп кеше сыйдырган кимендә 1-2 меңлек һәм сәхнәсе дә бик иркен концерт залы булырга тиеш. Төрле мәгълүмат чаралары биргән күпчелек сораулар да Казанда аларның бик аз чыгыш ясаулары турында иде.

Җыр һәм бию ансамбле 70 еллыгына әзерләнә. Тантана ел ахырында, декабрьнең 20- ләрендә булачак. Әнә шул уңайдан бу төркемнең бөтен җитәкчелеге имтихан тотты. Инде аңлавыгызча, бу юлы төрле мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре алдында. Ансамбльнең җитәкчесе Юрий Жуков әйтүенә караганда, мондый чара элек бөтенләй дип әйтерлек булмаган һәм мәгълүмат очрашуларын даимиләштерү кирәк.

Имтихан дигәннән, алар яңа гына Испаниядән кайтты. Монда 6 июльдән 16 августка кадәр бу илнең төрле шәһәр, авылларында Халыкара милли фольклор фестивале узган. Бу чарада катнашкан 12 илдән килгән профессионаллар арасында татарстанлылар иң югары дәрәҗәдәге төркем буларак бәяләнгән. Һәм нәтиҗәдә импрессарио аларны февральдә бер айга Испаниягә чакырачак. Киләсе җәйдә исә, Европа буйлап турне да булачак. Бөтен дөньяда милли мәдәниятка, гореф- гадәтләргә игътибар көннән көн арта, хәзер яшь буынның да моңа тартылуы гаҗәпләнерлек әйбер түгел, ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

“Аяк киеменнән алып кызларның чәчәләренә кадәр карыйлар. Чулпыларны карыйлар, итәкләрне тотып карыйлар. Егетләрнең түбәтәйләрен карыйлар. Игътибар зур. Анда да яшьләр бик күп йөри”,- ди Хәмитов. Казанда да безнең концертларда соңгы вакытта яшьләр бик күбәйде, диде ул. Шуңа күрә, яңа сезонны башлап җибәргәндә быел бер концерт белән генә чикләнмәскә уйлыйлар.

“Казанда берничә цикл концерт эшлибез. Ул ноябрь, декабрь башларында булачак. Яңа программа эшлисе бар. Аңа да вакыт кирәк”. Сәнгать җитәкчесе әйтүенчә, узган сезон яңалыгы “Истанбул хыяллары” дигән күренешне дә әле бик аз кеше күргән. Бу программа узган гасырда сыену өчен Төркиягә киткән татар байлары турында. “Менә шунда татарның татар булып калуы, татарның мин татар дигәне. Кая гына яшәсәк тә мин барыбер татар үзебезнең мәркәзебезне Казанымны сагынам, мин икенче кием кисәм дә мин татар. Менә шуны күрсәтәсе килде”,- ди Хәмитов. Ә декабрь азагында булачак 70 еллыкка әзерләнәчәк программаның нәрсә турында булуы хакында әлегә сер булып кала, диде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG