Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ingushetia.ru сәхифәсенә карата җинаять эше ачылды


Карар июль ахырында кабул ителгән булса да, бу хакта бүген генә билгеле булды. Мәскәүдә тикшерүләр алып баручы Кунцево районара прокуратура мәгълүмәтләренә караганда, сүз биредә милләтара нәфрәт уятуга юнәлдерелгән язмалар турында бара. Ingushetia.ru сәхифәсендә имеш прокуратурага бу хакта Ингушетия президенты Мурат Зязиков та имзалаган гаризаны Төньяк Осетия иҗтимагый оешмалары җибәргән, дип хәбәр ителгән. Җурналистлар фикеренчә, хакимиятләр бердәнбер бәйсез мәгълүмәт чыганагын ябарга ниятли.
XS
SM
MD
LG