Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия ракетаны Русия очкычы ташлаганлыгын тәкрарлый


Грузия, Русиянең хәрби очкычлары ике тапкыр 6 һәм 21 августа безнең һава чикләрен бозды, 6 августа Грузия җирләренә төшкән ракета шартламаса да, ул Русия очкычыннан ташланган дип, раславын дәвам итә. Грузиянең БМОдагы вәкиле Ираклий Аласания, шушы чыгышлары белән Русия, Грузиянең демократик дәүләтенә тотрыксызлык кертергә тырыша, дип белдерде. Грузиядә булып кайткан ике төркем белгеч, 6 августа төшкән ракетаның чынлап та Русия очкычыннан ташланган булуын раслады. Русия барысын да катгый кире кага һәм бу гаепләүләрне “провакация” дип атый.
XS
SM
MD
LG