Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Мәскәү мәхкәмәсе “янган” акчаларын кайтарырга тырышучыларны кире кага


Мәскәүнең Пресня мәхкәмәсе 90-нчы елларда саклык банкында булып та кыйммәтләре югалган акчалар өчен түләүләр таләп иткән 18 кешенең гаризасын кире какты. Чәршәмбе көнне 11 кешегә карата шундый ук карар булган иде. Дәгъвә белдерүчеләр Русия хөкүмәтенең янган акчаларны кайтаруда берни дә эшләмәүләрен канунга каршы килү дип тануны таләп итә. Адвокат Алексей Орлов сүзләренә караганда, мәхкәмә утырышында кичә дә, бүген дә хөкүмәттән бер генә вәкил дә катнашмаган. Бу эшне алар Мәскәү мәхкәмәсенә бирәчәк, ә инде кирәк була икән, Европа мәхкамәсенә дә барып җитәчәкләр дип белдерде, адвокат Орлов.

XS
SM
MD
LG