Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Татар теле чит телме?


Казан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башкаланың иң матур бинасында - Корстон” үзәгендә узды. Укытучылар да заманча бина нинди булырга тиешлеген күрделәр. Чөнки мәктәпләрнең биналары бүген тузган хәлдә. 2нче дөнья сугышына кадәр, ягъни 30нчы елларда төзелгән мәктәпләр дә бар. Аларның, билгеле, ел саен тишек-тошыкларын ямыйлар. Әмма бу гына хәлне яхшы якка үзгәртми. Казанда мәгариф өлкәсенә, гомумән, шактый акчалар таләп ителә. Биналарны рәткә кертүгә, заманча җиһазлар алуга, укытучыларга хезмәт хакы түләүгә. Кыскасы, проблема күп. Чәршәмбе көнне укытучылар киңәшмәсендә Президент аппараты, Татарстан Дәүләт Шурасы, Хөкүмәт вәкилләре катнашты. Әле бер ярты ел элек Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе булып билгеләнгән Илсур Һадиуллин хисап тотты. Быел Казанда 200дән артык мәктәп үз ишекләрен ачачагын әйтте. 40 процент бала татар телендә белем ала дип белдерде. Әйтергә кирәк, киңәшмәдә татар телендә бер генә чыгыш та булмады, ана телендә белем бирү турында да бары республиканың яңа мәагрфи һәм фән министры Наил Вәлиев кына сөйләде. Калган барлык җитәкчеләр дә инглиз теле өйрәнергә кирәк дип тәкърарладылар. Заман таләбе икән чит телләр белү. Күпләр өчен хәзер татар теле дә инде чит тел диде “Азатлык” радиосына Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Лотфуллин:

Әлбәттә Казанда чит телләр өйрәтү белән татар теле өйрәтү ул тәңгәл килә дип әйтергә кирәк, чөнки руслар аны белми, шулай ук татарлар да белми. 20 ел татар теле укытмау ул үзен сиздерә. Шуңа татар телен өйрәткәндә дә чит телләр өйрәтү технологиясен кулланабыз.

Марат Лотфуллин татар гимназияләрендә сыйфатлы, замана таләпләренә туры килә торган белем бирелә ди. Бу хакта утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев:

Казанда милли белем бирүгә ел саен 6 миллион сум акча бүленә. Татар телендә укыган балалар көндәшлеккә сәләтле булып чыга. Аларның 85 проценты белемнәрен югары уку йортларында дәвам итә. Мәсәлән, Казанның 2нче татар гимназиясе укучылар Русия, Халыкара һәм республика олимпиадалырнда соңгы 4 елда иң югары урыннарны алып киләләр. Шуңа да карамастан татар теле сыйныфларына керергә теләүчеләр азая. Шуңа балалар бакчаларында татар бүлекләрендә тәрбияләнгәннәрне киләчәктә татар сыйныфларына бирү юнәлешен булдырырга кирәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев мәктәпләрдәге “Татарча да яхшы бел” дигән эксперементны дәвам иттерергә кирәк дип әйтте.

Утырышта шулай ук төп мәсьәлә булып мәгълүмати технологияләр, укытучыларны компьютерга өйрәтү турында шактый сүзләр алып барылды. Бүгенге көндә Казанның күп кенә укытучылары интернет түгел, компьютердан да куллана белми икән. Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Лотфуллин:

Укытучылар алар бит инде алар күптән укыган кешеләр, ә мәгълүмати технологияләр яңа керде. Шуңа өйрәтү эше җиңел түгел. Һәм без әлегә кадәр техника гына алдык, хәзер исә программалар да алырга кирәк. Ә программалар алар лицензион, без аларны гына куллана алабыз чөнки Бөтөндөнья сәүдә оешмасына керәбез. Һәм ул программалар кыйммәт.

Марат Лотфуллин дәүләт түли дигәннән, быел мәгарифкә шәһәр казнасының 37 процентты каралган. Казан җитәкчесе Илсур Метшин бу зур саннар диде һәм киләчәктә аннан да күбрәк акча бүлүне вәгъдә итмәде. Гомумән, Илсур Метшин бу юлы укытучыларга Казан үсеше, аерым алганда, торак мәсьәләсе, юллар, транспорт, Универсиада турында сөйләде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG