Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:51

Русия Косово мәсьәләсендәге кыенлыкларны таный


Русия, Косово статусы мәсьәләсендә бар якны да килештергән карарны чыгару гаять авыр мәсьәлә икәнлеген таный. Бу хакта бүген халыкара өчлекнең Русия вәкиле Александр Боцан-Харченко белдерде. Шул ук вакытта ул, бу мәсьәләгә багышланган хисап БМОга вакытында 10 декабрьдә тапшырылачак, диде. Август ахырында Венада халыкара өчлек әгъзәләре Белград һәм Приштина вәкилләре белән аерым-аерым очрашачак. Косово албаннары бәйсезлек таләп итә. Сербия белән Русия моңа каршы чыга.

XS
SM
MD
LG