Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:10

Омски өлкәсенең Яланкүл авылы 580 еллыгын билгеләде


Советлар хакимлеге чорында хатын-кызлар, халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге, уктәбрь инкыйлабы кебек рәсми һәм башка календарь бәйрәмнәренең дәүләт күләмендә зурлап билгеләнүе әле күпләрнең хәтерендәдер. Илдә хакимлек алмашынганнан соң, бу бәйрәмнәрнең кайберсенең мәгънәсе үзгәреп, башкача кабул ителә башланды, кайберләре бөтенләй гамәлдән чыгарылды. Табигатьтә бушлык булмаган кебек, мондый бәйрәмнәр урнына яңалары барлыкка килде, яки элек тыйнаграк үткәрелегән бәйрәмнәр, башкачарак, зуррак күләмдә оештырыла башланды. Мәсәлән, 1994 елдан бирле, 1991елның 22 августында Русиянең тарихи өч төсле флагын яңадан торгызу уңаеннан, Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне бәйрәм ителә. Омскида да бу дата игътибарсыз калдырылмый, күп халык катнашлыгында урам җыеннары, митинглар уздырыла. Андый чара быел да оештырылды. Шәһәр үзәгендә урнашкан Пушкин исемендәге китапханә бинасы каршысындагы мәйданда митинг үтте. Анда “Дуслык йорты” каршында эшләүче милли оешмалар, шул исәптән татар оешмалары да җәлеп ителде. Халыклар дуслыгын күрсәтү максатыннан алар митинг барышында милли киемнәрдә, беренче сафларда басып тордылар.

Элеке елларда тыйнак кына үткәрелеп килгән авыл, шәһәр көннәренең соңгы елларда зур күләмдә, купшы итеп, тантаналы рәвештә билгеләнә башлануы да яңа бәйрәмнәр мисалы булып тора, дип әйтергә мөмкин. Күптән түгел генә Омски һәм район үзәге Тара үзләренең чираттагы шәһәр көннәрен зурлап үткәргән иделәр. Бу турыда “Азатлык” тыңлаучылары да хәбәрдарлар. Узган ял көнендә өлкәнең тагын бер авылында - Большеречье районының Яланкүл авылында ошаш бәйрәм булып узды: анда авылның 580 еллыгы билгеләнде. Әлбәттә күләме ягыннан ул шәһәр бәйрәмнәре белән ярыша алмый, биредә барсы да күпкә тыйнак булды. Бәйрәм бары тик укытучылар һәм клуб мөдире тырышлыгы белән оештырылды, авыл һәм район хакимиятләре ягыннан хуплау булса да, мәтди ярдәм күрсәтелмәде. Чара үткәрү өчен акча авыл халкыннан гына җыелды. Килгән кунаклар да, башка вакытта оештырылган бәйрәмнәргә караганда, күпкә аз булды, ди Яланкүл мәктәбе директоры Рәүф Зәйнетдинов.

Дөрестән дә, хәтер көннәре белән чагыштырганда , авыл юбилеенда кунаклар аз булды. Аңа да карамастан, оештыручылар бәйрәмне зур әзерлек белән үткәрделәр: авыл клубы каршысындагы чара узган мәйданны шарлар, яфраклар белән бизәделәр, анда машина арбасы куеп, сәхнә ясадылар. Тантана чыгышлар белән башланып китте, аннан соң авыл сәнгаткәрләренең һәм Омскидан чакырып китертелгән “Умырзая” коллективының концерты булды. Мәктәп ашханәсендә кунаклар өчен бәйрәм ашы әзерләнде.

Тантана барышында чыгыш ясаучылар күп булды. Алар авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләп кенә калмадылар, авылда булган проблемаларга, кыенлыкларга да тукталдылар. “Бүгенге көндә күпләрнең шәһәрләргә күчеп китүләре сәбәпле, авылда халык саны, шул исәптән балалар саны да кимеде, мәктәп ябылу куркынычы алдында тора, ”- дип борчуларын белдерделәр мәктәп директоры Рәүф Зәйнетдинов һәм авыл хакимияте башлыгы Виктор Трущенко.

Рәүф әфәнде “ Әгәр якын арада авыл хуҗалыгы тамырдан үзгәрмәсә, нинди дә булса сәнагать предприятияләре барлыкка килмәсә, авылның юкка чыгуы да ихтимал “, - диде. Яланкүлдә туып үскән, инде күптән Омскида яшәүче Хәлил әфәнде Садыйков та, туган авылының киләчәге өчен борчылуын белдерде, 1990 елда авылның аерым хуҗалык булып, аерылып чыгарга өндәп йөрүен дә искә төшереп алды.

Таркалу алдын килеп басса да, авылның сакланып калуына өметләрен югалтмаучылар да булды анда. 1968 елны Яланкүлгә укытучы булып эшләргә килгән Фатыйма ханым Майнетдинова “Әле авылда яшьләр, балалар бар. Мин авыл таркала дип, өметсезләнмәс идем”,- диде.

Башкалар да бәйрәм барышында авыл проблемаларын искә алдылар. Әмма, бәйрәм-бәйрәм инде, чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Туган авылга багышланган җырлар аеруча күп яңгырады.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG