Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ягулык тармагы - “Роснефть” карамагында


Башкортстан үзенең зур юбилеен бик купшы итеп бәйрәм итәргә җыенган бер вакытта республика хакимиятләренең кәефен төшергән хәлләр дә ешая башлады. Иң борчуга салганы, билгеле ки, Башкортстан ягулык-энергетика тармагының федераль милеккә күчә баруы. Соңгы ике көндә бу мәсьәлә тагын да ачыклана төште.

Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган нефть һәм нефть эшкәртүче ширкәтләрнең активлары Русиянең “Росснефть” ширкәте карамагына күчәчәк. Бу хакта җомга көнне берничә электрон мәгълүмат чарасында да хәбәрләр таратылды. Мондый фаразлар электән дә киң таралган иде.



Мәгълүм ки, элекке программаларда да сөйләгәнчә, моңарчы тулысы белән диярлек Башкортстан Президентының улы Урал карамагында булган берничә нефть эшкәртү ширкәтен Русия Арбитраж мәхкәмәсе аша кире дәүләт канаты астына кайтару эшләре кызу темплар белән бара. Русиядә сайлаулар башланганчы, зур байлык чыганагы булган бу тармак ширкәтләрен Мәскәү тизрәк Башкортстан хакимиятләре кулыннан тартып алу максатына ирешеп килә.



Башкортстан җитәкчелеген хафага салган икенче мәсьәлә – “Уфа” халыкара аэропорты тирәсендә барган тарткалашлар. Инде хәбәр ителүенчә, Уфа һава аланы өчен дә Мәскәү белән Башкортстан арасында соңгы вакытта тарткалаш бара. Әле дә анда 18 июньдә Мәсәкү тарафыннан тәгаенләнгән генераль директор Ирек Нәдершин һәм әле яңарак кире үз вазыйфаларына кайтарылган элекке директор Анатолий Привалов икесе берьюлы җитәкчелектә кала. Аэропорт хезмәткәрләре Привалов әфәндене яклый. Әгәр алар үз таләпләре канәгатьләндерелмәсә, эш ташлау белән яный.

XS
SM
MD
LG