Accessibility links

Мортаза Рәхимов ачулана


Мәскәүгә сәфәргә китәр алдыннан, Башкортстан Президенты атнакич көнне, Хөкүмәт утырышында катнашты. Анда төп ике мәсьәлә тикшерүгә чыгарылган иде. Киңәшмәдә катнашучылар өчен бу очрашу бик киеренке үтте, чөнки һәр ике мәсьәлә буенча да Мортаза Рәхимов үзенең кискен ризасызлыгын белдереп, байтак усал чыгышлар ясады. Кайбер җитәкчеләрне утлы табага бастырып, аларның киләчәк язмышын да хәл итеп куйды булса кирәк. Аеруча Уфадагы КПД дип аталган төзелеш ширкәте генераль директоры Рөстәм Сәйдәшевка каты эләкте. Бу ширкәткә, зур гаугалар аша, бер ел элек директор булып урнашкан иде Сәйдәшев әфәнде. Ул чакта элекке җитәкче Рәшит Мәмлиевны көчләп дигәндәй эшеннән бушаттылар. Хәзер инде менә Сәйдәшевның үзен дә шундый ук язмыш көтә, шикелле. Мортаза Рәхимовның болай ачулануыннан соң башкача уйлап та булмый.



Башкортстан Президенты үзенең усал чыгышы азагында “Рөстәм Сәйдәшев кебек булдыксыз җитәкчеләр кирәкми безгә” дигән фикерен ачыктан-ачык әйтте. Шулай итеп бер атна эчендә үк Уфадагы КПД ширкәтенә Рөстәм Сәйдәшев урынына башка җитәкче билгеләнүе дә бар.



Мортаза Рәхимовтан бу киңәшмәдә районнар башлыкларына да каты эләкте. “Кызу урак өстендә кайберләрегез, басуларда булу урынына, Уфада сатып алган фатирларыгызда ятасыз, башкалада үз эшләрегез белән чабып йөрисез”, - дип шелтәләде президент.













XS
SM
MD
LG