Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:21

“Безнең гәҗит”нең соңгы санына күзәтү


Соңгы айларда Татарстан җәмәгатьчелегендә популярлашып киткән мөстәкыйль “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны укучылар арасында кызыксыну уятырлык. “Безнең гәҗитне” гамәлгә куючы һәм оештыручысы Илфат Фәйзрахманов август ае бәлаләренә багышлаган мөхәррир бите чыгарган. 1991 елның 19 августында Русиядә ГКЧП игълан ителгәч, халык, бигрәк тә демократик фикерлеләр авыр хәлдә калган иде. “Дәһшәтле август көнендә дөрес гамәлләр кылырга “Азатлык” радиосы ярдәм итте” дип яза Илфат Фәйзрахманов. Шул ук биттә, “Азатлык” радиосында узган дүшәмбедә яңгыраган язма басылып чыккан. Август фетнәсеннән соң 16 ел үткәч тә, бик күпләрнең күңелендә үз фикерен бугазлау коткысы калган, дип әйтелә Римзил Вәлинең мәкаләсендә.

“Азатлык” ның узган якшәмбедә чыккан түгәрәк өстәл сөйләшүе шулай ук “Безнең гәҗит” тә урын алган. “Татар журналистикасы үлгәнме, әллә йоклагангынамы” дип аталган бу язма гәзитнең дүртенче битендә басылган. “Безнең гәҗит”нең бу санында шулай ук күрәзәчелек һәм могъҗизалар турында мәкаләләр бар. Инсульт авырыун кисәтү, тәмле ашлар пешерү турында киңәшләр, журналист Марсель Әскәров белән әңгәмә басылган.

Шул ук санда, Казанның Ветеренария университеты янында урнашкан мәчет һәм андагы дини җәмгыять турында Айгөл Гыймранованың тирән эчтәлекле мәкаләсе урын алган. Илфат Фәйзрахмановның гәзитендә басылган “Сәер мөселманнар” язмасында “фәйзрахманчылар” исемен йөртүче дини секта хакында гадел бәя һәм төгәл мәгълүматлар китерелгән. Әхлак һәм шәхси тормыш турында укырга яратучылар, Фәүзия Зарипованың “Тормыш сериалдагыча” язмасын һәм Рәхимҗан Шәрифҗановның башыннан үткән хәлләр турында хаты һәм шигыре басылган.

XS
SM
MD
LG