Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшмәкәрлек белән шогылләнү табыш китерәме?


Татарстанда сату алу эше белән шогылләнүдән керемнәр көннән-көн азая. Моңа канәгатьсезлек белдереп Казан ул – эшмәкәрлекнең зираты дигән плакатлар тотып, эшмәкәрләр күптән түгел, урам җыенына да чыкты. Аннан соң, гипермаркетлар белән дә ни булганны күпләр белә бит. Казан халкы бай керем күп була дип, берсе артыннан берсе зур гипремаркетлар булдырдылар.Чынлыкта исә шәһәр халкы әллә хәерче, әллә артык саран булып чыкты. Бу уңайдан Икея кибетенең, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп маташуы да билгеле. Аның каравы нефть тә чыгарабыз, машиналар да ясыйбыз, авыл хуҗалыгында да тәртип. Уйласаң халыкта акча булырга тиеш. Татарстан халкының 60% аз керемле булуының сәбәбен “Звезда Поволжья” газетасы мәхәрире Рәшит Әхмәтов менә нидә күрә. Язмадан өзек тәкъдим итәбез: “Быел татарстанда 3 миллиар тонна нефть чыгаралар. Нефттән килгән акчаны республика кешесенә бертигез бүлсәң, һәркемгә 350 мең доллар тиешле, димәк 4 кешедән торган урта гаиләгә миллион ярым доллар чыга. Нишләп Мәскәүдә нефт тә юк, бер ни юк, ә бездән 7 тапкырга яхшырак яшиләр. Чөнки Татарстанда табылган нефтьнең 60-70-% федераль үзәккә китеп бара. Шуңың хәтлек алга киткән икътисад белән без ким дигәндә Мәскәүлеләр кебек яшәргә тиеш. Шунлыктан безнең халыкның 60% аз керемле”, - ди журналист үз язмасында.

Эшмәкәрләрнең мондый фикерен, Татарстанның киләчәкле икътисадий тикшерүләр академия үзәге дә хуплап чыккан. БУ уңайдан әлеге үзәк махсус доклад әзерләгән. Биредә шулай ук республикада шәхси эшмәкәрлектән керем азая бара диелә. Мондагы сораштырулардын чыгып шуны әйтергә була. Эшмәкәрлекнең үсешенә иң элек югары салымнар, икенчедән аренда һәм комуналь хезмәтләр өчен түләүнең югары булуы тәэсир итә ди бу эш белән шогылләнүчеләр.

Киләчәктә, Татарстан икътисадының үсеше ничек булыр. Әлбәтә моны белән республикада иң элек ике министрлык, икътисад министрылы һәм сзүдә сәнәгать министрылыгы. Әлеге ике идрә дә күптән түгел генә төзелде, аларның җитәкчеләре дә, хокүмәттә яңа кешеләр. Шунлыктан җәмгыяттә аларга карата кызыксыну зур. Бер ай элек икътисад министры итеп билгеләнгән Марат Сафиуллин, шушы көннәрдә үзенең алдагы планнары һәм яңа министрылыкның максатлары турында журналистларга сөйләде.

Элеке министрыктан аерылмалы буларак, яңа идарә сәүдәне читтә калдырып, бары тик икътисадый анализ, программалаштыруһәм фаразлау белән шогылләнәчәк. Кыскасы исеменә күре җисеме. Бу идарә акчаны экономияләү, ягъни кысып тоту белән шогылләнәчәк. Әлеге министрлыкның зур фондлары да, артык байлыклары да юк, белгечләр фикеренчә. Әмма шулай да ул, башка министрлыклар эшчәнлегенә бәя бирү вәкәләтен башкара, димәк кирәкле кишер яфрагы. Яңа идарәдә хезмәткәрләр саны да нык кимиячәк икән, 247 дән 179 кеше калырга тиеш. Норма буенча чиновниклар аппаратын тоту өчен бюджет чыгымнарының 3% каралган булса, Татарстанда моның өчен 4% артыграк акча тотыла икән. Димәк безнең республикада бюрократлар башка төбәкләрдә караганда күбрәк. Әлеге министрлыкка бюрократиягә каршы көрәш алып бару вазыйфасы да йөкләнгән.

Яңа министрлыкта соңгы елларда республика ирешкән икътисадий үсешне халык өчен файдалырак итү чараларында уйлаганнар.

Министрлыкның икенче юнәлеше ареым районнарның үсешенә этәргеч бирү. Төбәкләрнең бертигез яңармавы, шуның аркасында алар арасында ризасызлык килеп чыга, моны бетерергә кирәк дип саның Сафиуллин.

Яңа министр үз чыгышында, берничә мәртәбә Минтимер Шәһмиевнең “Минтимер Шәһмиев дәүләт шурасына еллык юлламасында тормыш сыйфатын яхшырту максатын куйды”, дип кабатлавын исәпкә алсак, министрлыкның кыйбласы ачык тоела. Ул – республикада яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен бүгенгедән шәбрәк итү.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG