Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

АКШ махсус хезмәтләре Гыйрактагы вәзгыятне бәяләде


АКШның махсус хезмәтләре Гыйрак җитәчеләренең ил белән идарә итүләрен нәтиҗәле дип әйтеп булмый, Гыйрак иминлек көчләре америка ярдәменнән башка үзләре генә эшли алмый, дип белдерә. Махсус хезмәтләр хисабында шулай ук, алдагы ярты елда Гыйракта вазгыят бары тик катлауланачак кына диелгән. Шушы хисап игълан ителгәннән соң, абруйлы сенатор- республикан Джон Уорнер, президент Джордж Бушны, ел азагына Гыйрактан 5 мең гаскәрне чыгарырга чакырды. “Бу хисапта әйтелгән сүзләрне, ягъни, “Президент әфәнде, без бер ел дәвамында Гыйракта нинди дә булса җитди тотрыклылык булыр дип, өметләнә алмыйбыз” дигән сүзләрне игътибарга алып, алга таба да үзебезнең гаскәрләрне үлем хәвефе астына куеп, бернинди карар кабул итми, кул кушырып көтә алмыйбыз", дип белдерде сенатор Уоррен.

XS
SM
MD
LG