Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Нарек Кочарянны үтерүчеләргә яңа гаепләү белдерелә


Әрмәнстанда туган Нарек Кочарянны үтерүчеләргә тагын бер гаепләү белдерелгән. Узган елның ноябрь аенда Мәскәү өлкәсендә башкарылган ул үтерештә гаепләнеп дүрт кеше кулга алынган. Хәзер инде шулардан тагын икесен экстремист төркем оештыруда да гаеплилэр. Тикшерүләр мәгълүмәтенә караганда, ул ике кеше Мәскәү өлкәсендәге бер стадионда кул сугышлары буенча күнегүләр оештырган. Күнегүләр вакытында алар Кавказ һәм Урта Азия төбәкләреннән чыгучылар исеменә янау шигарьләре кычкырган.

XS
SM
MD
LG