Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлис оппозиция әгъзаларына хөкем карары чыгарды


Тифлис мәхкәмәсе, узган елның көзендә дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышкан оппозициянең 12 әгъзәсенә хөкем карары чыгарды. Аларны 4 елдан алып, 8 ел ярымга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәләр. Адвокатлар, бу җинаять эше уйлап чыгарылган нәрсә дип, ул карарны яңадан тикшертергә ниятли, соңгы чиктә Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгат итү ихтималын да белдерә. Оппозициянең узган ел кулга алынган 12 әгъзәсе, Грузиянең элекке дәүләт иминлеге министры Игорь Георгадзе тарафдарлары дип санала. Элекке президент Эдуард Шеварнадзега һөҗүм оештыруда гаепләнгән Георгадзеның үзен, дөнья буйлап эзләү алып барыла.
XS
SM
MD
LG