Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

Наркоманияне җиңеп буламы?


Римзил Вәли. Узган атнада Татарстан президенты каршындагы Иминлек Шурасында наркотикларга каршы көрәш мәсәләсе тикшерелде. Бу утырышка министлар, администрация башлыклары, шәһәр һәм авыл башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, җитәкчеләре килгән иде. Наркомания белән көрәшеп була микән, аны җиңеп була микән дигән сораулар туа. Иминлек Шурасында конкрет чаралар, кабул ителгән программаларның үтәлеше һәм яңа программалар турында сөйләшкәннәр. “Азатлык” радиосының бүгенге “түгәрәк” өстәл сөйләшүе нәкъ менә шул хакта. Наркомания белән ничек көрәшергә? Татарстан җирлегендәге тәҗрибәнең асылы нидән гыйбәрәт? Татарлар, татарстанлылар бу эштә алдаракмы, арттаракмы? Бу афәттән котылганда дини, әхлакый, тәрбияви чараларның әһәмияте бармы, юкмы? Һәм башка менә шундый мәсәләләр турында сөйләшербез. Бу әңгәмәдә реабилитация үзәге мөдире, табиб-нарколог Салават Галиев, Иминлек Шурасы утырышында катнашкан һәм моның турыда материаллар язган журналист, “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе Миләүшә Закирова, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Ландыш Гобәйдуллина катнашалар. Башта шуны ачыклыйк әле: Татарстан наркомания белән көрәшкәндә, алдаракмы, арттаракмы, һәм, гомумән, бу афәтне җиңеп булачакмы, көрәшнең мәгънәсе булырмы?

Салават Галиев: Бу афәткә каршы көрәшнең мәгънәсе бар. Мәгънәсе генә түгел, аның нәтиҗәләре дә бар. Беренче программа 1999 елны чыккан иде. Нәтиҗәләре булды – 2001,2002 елларда наркоманиянең үсеш темпы кими башлады. Элек ул елдан-ел 2-3 мәртәбә артса, ә хәзер наркоманнар санының үсеше бер дәрәҗәдә тора.

Римзил Вәли: Әйтәләр иде бит: быел наркомания белән 3 кеше авырса, быел 5, аннан киләсе елны 10 кеше наркоманга әйләрде дип. Ә хәзер авыручыларның саны алай күпкә артмый. Ә Россия буенча бу хәлләр ничек?

Салават Галиев: Россиядә яңа программалар кертелә. Анда шулай ук наркоманнарның үсеш темпы кими. Ләкин Россиядә Татарстанга караганда наркоманнарның саны күбрәк.

Римзил Вәли: Иминлек Шурасы утырышында бу турыда нәрсә әйттеләр. Татарстанда ничек бара бу эшләр, гомумән Россиядә нинди хәлләр? Татарстанда нинди дә булса алга китеш, үзгәрешләр бармы?

Миләүшә Закирова: Шурада президент үз хисабында Татарстанда наркотик кулланучы кешеләрнең саны кимүен әйтте. 2000 елда наркотик кулланучылар саны халыкның 30 процентын тәшкил итсә, быел, илбашы әйтүенчә, бу сан 4 процентка калган. Бу – күзгә күренерлек нәтиҗәләр.

Римзил Вәли: Шунда ук бәхәсләшик әле. Еш кына Татарстандагы тармакара комиссиянең, миллионлаган сумлык проектларның максатын һәм нәтиҗәсен караганда, наркоманнарның саны 4 кенә процент диләр. Бу дөрес микән? Журналистлар да, сәясәтчеләр дә, белгечләр дә еш кына бу санны гади кеше аңлый алмаслык итеп, сәер итеп әйтә.

Салават Галиев: Мин моны дөрес мәгълүмат түгел дип уйлыйм. Без мәктәпләрдә яшүсмерләр арасында наркотик матдәләрне кулланып караучыларны тикшердек. Элек аларның өлеше – 10-15 процент. Ә соңгы елларда наркотикны 4-5 процент яшүсмер кулланып караганы ачыкланды. Алар наркотик матдәләрне кулланып караганнар, ләкин алар наркоман булмаганнар әле. Аңлатып үтәм: наркотик матдәне кулланып караган һәрбер кеше наркоман була дигән сүз түгел әле ул. Аны 2-3 мәртәбә кулланып караучылар күнегеп китә.

Ландыш Гобәйдуллина: Наркомания темасы мине кызыксындыра. Мин үзем наркомания проблемасын өйрәнәм . Саннарга килгәндә, мин болай әйтер идем: еллык үсеш процентын наркоманнарның элек 30 процент дип әйтсәләр, хәзер, 5 диләр. Бу мәгълүмат наркоманиянең үсеш темпы хакында.

Римзил Вәли: ягъни хәл тотрыклаша башлаган. Ә Россиягә килгәндә, анда үсеш процентлары күбрәк. Татарстанда яңадан-яңа программалар кертеләр. Монда наркомания белән көрәш әйбәтрәк алып барыла.

Салават Галиев: Хисапта торган наркоманнарның саны 8 меңнән артык. Әмма аларның реаль саны 10-15 мәртәбә артык.

Римзил Вәли: Димәк, яшерен наркоманнар бар. Димәк аларны милиция дә, администрация дә, мәктәп тә күрми. Ә ничек табырга аларны?

Салават Галиев: Аларны кайбер кешеләрнең күрәсе килми. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында наркоманнар аз түгел. Ләкин бу югары уку йортларының, урта мәктәпләрнең җитәкчеләре бу кешеләрне табу белән кызыксынмыйлар.

Миләүшә Закирова: Шунысын да әйтеп китәргә кирәк бит. Наркотик кулланучылар үзләренә генә түгел, әти-әниләренә, якыннарына да зыян сала. Шулай ук күп кенә матдәләр дә нәкү менә шушы матдәләр тәэсирендә башкарыла. Монысы да бик аяныч.

Римзил Вәли: Бер генә кулланып, аннан соң акылга утырып, ташлап була микән наркотикларны?

Ландыш Гобәйдуллина: Бу кешенең ихтыяр көченнән торадыр дип уйлыйм мин. Бик теләге булган очракта, ихтыяр көче зур булсагына кеше ташлый аладыр наркотикларны. Ә ихтыяр көче булмаган кешеләр күнегеп китәләр, ташлый алмыйлар. Минем безнең янда утырган белгечкә соравым бар иде. Еш кына “наркоман наркоман булып кала инде ул” дигән сүзләр ишетеп була. “Бывших наркоманов не бывает диләр”. Сез моның белән килешәсезме?

Салават Галиев: Килешәм. Наркотик матдәләрне кулланган яки наркомания белән авыручы кеше дәваланган чакта да аның наркотик матдәләрне куллану теләге гомерлеккә кала. Бу теләк аның хәрәкәтләрен яулап алмасын өчен без аларны ничек яшәргә кирәк икәнен өйрәтәбез. Яки безнең реабилитацион программа наркотик матдәләрдән башка яшәп була икәнен аңлата.

Римзил Вәли: Ә ничек наркотикларга күнеккән кешегә аларны ташларга була?

Салават Галиев: Алар һәр көн иртән торгач, “мин бүген наркотик кулланмыйм” дигән максат куялар. Алар бүгенге көн өчен генә максат куя, гомерлеккә түгел. Алар көнне шулай билгеләп яшиләр. Алар наркотик кулланмас өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләләр, без реабилитацион үзәктә моңа өйрәтәбез. Шул программа буенча сәгать буе, секунд буе эшлиләр. Әгәр дә аз гына булса да читкә тайпылсалар, яжадан наркотикларга кайтырга мөмкин.

Ландыш Гобәйдуллина: Ә эшләр нәтиҗәлеме сездә?

Салават Галиев: Безнең былтыргы нәтиҗәләр шундый: 100 процент дәваланган наркоманнарның 25 проценты һаман да кулланмый. Әмма шундый уңай нәтиҗә бар: 100 процент безнең прграмманы үткән кешеләрнең 75 проценты кулланмый. Аңлатып китәм: безнең программа 3 ай бара. Кайберләр түзә алмый чыгып китәләр.

Ландыш Гобәйдуллина: Димәк, сезнең анда үз теләкләре буенча киләләр.

Салават Галиев: Әйе.

Ландыш Гобәйдуллина: Ә әти-әниләре, туганнары теләге буенча дәваланырга килүчеләр бармы?

Салават Галиев: Юк, без андыйларны алмыйбыз. Ул дөрес түгел дип уйлыйм мин.

Римзил Вәли: Ә дөньяда бармы андый хәлләр?

Салават Галиев: Кайбер илләрдә бар. Бездә дә булды. Ул статьяны хәзер бетерделәр.

Римзил Вәли: Закон буенча көчләп дәваларга ярамый, шулай итеп. Үз теләге буенча гына дәвалыйлар.

Салават Галиев: Әйе, 97 статья буенча көчләп дәваларга ярамый. Дәваларга алган вакытта без кешенең үзенең теләге булган, наркотикларны ким дигәндә 10 көн кулланмаган очракта, шулай ук соматик, психик авырулар булмаган очракта гына алабыз.

Ландыш Гобәйдуллина: Наркомания беелән көрәш буенча яңа программа чыкты. Аның буенча мәктәпләрдә, югары уку йортларында укучыларны мәҗбүри рәвештә тест белән тикшерәчәкләр икән. Сез аны нәтиҗәле булыр дип уйлыйсызмы?

Салават Галиев: Нәтиҗәле булачак. Моның өчен күп кенә ресурслар кулланылачак, ләкин ул зур нәтиҗәләр китерәчәк. Үзебезнең тәҗрибәдән әйтеп китәсем килә: былтыр без бер югары уку йортына керүче абитуриентларны тикшергән идек. Анда 200-300 абитуриентның 6 сы наркотик матдә куллана иде. Быел бу тикшерүдә бер наркоман да ачыкланмады. Әйтәсем килә: кеше бу уку йортына наркоманнарның керә алмаганын белде. Анда җиңел наркотиклар кулланучылар саны да юк иде инде.

Миләүшә Закирова: Иминлек Шурасында президент тарафыннан шундый сүз әйтелде: әлеге тестлардан, тикшерүләрдән бер укучы да читтә калырга тиеш түгел. Моңа бернинди сәбәпләр дә булырга тиеш түгел.

Ландыш Гобәйдуллина: Ялгышмасам, үткән елны вузларда укучы 70 процент студент бу тикшерүләрдән баш тарткан.

Салават Галиев: Мәҗбүри рәвештә тикшерергә закон юк бит әле ул. Шуңа күрә былтыр тест үткәргән вакытта студентларның күбесе баш тарттылар. Бу вакытта миллионлык чыгымнарның бер тиенлек файдасы да булмый. Бу баш тарткан кешеләрнең күбесе наркотик куллана дигән сүз.

Миләүшә Закирова: Иминлек Шурасында президент әлеге тикшерүләрне югары уку йортлары, һөнәри белем бирү йортларында гына үткәрергә түгел, шулай ук эшчеләр арасында, төрле оешмаларда үткәрергә дә киңәш бирде. әлеге эшне үрнәк рәвешендә Казан Кремлендә эшләүчеләрдән башларга тәкъдим итте.

Салават Галиев: Безнең максат – авыручыларның ремиссияләрен арттыру. Елдан-ел үзгәреш уңайга таба. Без яңа дәвалау ысуллары эзлибез, табабыз, аларны тормышка ашырабыз.

Римзил Вәли: Шулай итеп, кайсы мохиттә үрчи ул наркоман? Каян наркотик ала. Кем өйрәтә аны, нигә өйрәнә ул?

Миләүшә Закирова: Ул кешенең әхлагынна карый инде. Әгәр дә кеше әхлаклы икән, ул наркотиклар кулланмый. Күбесенчә безнең теләсә-нәрсә эшләргә яратучы, үз-үзен контрольдә тотмаучы кешеләр төнге клубларга йөриләр. Ишеткәнем бар, теплоходларда махсус рейслар оештыралар. Алар кичләрен йөреп, шунда дискотекалар оештырып, үзара наркотик саталар икән. Моны хокук саклау органнары белеп алган, һәм мондый теплоходларны контрольдә тотарга уйлаган. Әлеге даирәдә кешеләр бер-берсен яхшы белә. Наркотикның нинди каналлар буенча килгәнен белеп торалар. Менә шулай таратыла инде наркотиклар.

Салават Галиев: Әгәр дә төнге клубларда мондый наркотик саткан фактлар була икән, аларга бик зур штраф салачаклак.

Римзил Вәли: Кемгә кирәк наркотикны сату? Идән асты системасы әйбәт кенә эшләп тора, наркотикларны сатучы, таратучы бар. Ни өчен бу дәвам итә дип уйлыйсыз?

Салават Галиев: Наркоманиянең үсешендә иң беренче аның таралуы тора. Хәзерге вакытта бу таралуга каршы көрәшнең уңай нәтиҗәләре елдан-ел артыр дип уйламыйм. Әгәр дә наркотик матдәләрнең 10 процентын алып калсалар, күпме бала наркомания авыруыннан сакланып калыр иде. Бик зур белгеч, профессорның сүзләрен әйтеп үтәсем килә. Алкоголизм – шул ук наркомания инде ул. Алкоголь – ул бездә легальный наркотик. Беренчедән, Россия дәүләтенә алкогольнең файдасы бик зур. Икенчедән, безнең илдәге кешенең тормыш дәрәҗәсе бик түбән. Алар чит илләрдә яшәүче кешеләрнең матур тормышта яшәүләрен, әйбәт машиналарда йөрүләрен күреп, революцияләр ясап, эшкә чыкмыйча йөрмәсеннәр, рәхәтне матур киемнәр киеп, матур өйләрдә яшәүдә күреп яшәмәсеннәр өчен, аңа 100 грамм салып бирәләр. Аңа өй дә, машина да, революия дә, бер әйбер дә кирәкми. Бу – аларның башларын юләрләндерү өчен политика.

Россиядә соңгы елларда бөтен юнәлешләрдән кара терроризмга каршы доминировать итеп киләләр. Финанст яктан күп акчалар бүленә. Нишләп наркоманияне терроризмга кертмиләр икән? Шул ук терроризм инде ул. Хаттапларның туганнарын үтереп кенә терроризм бетми бит инде ул. Ә эчтә бездә үзебездә терроризм яшәп килә. Моның турыда уйлаучылар юк. Россиядә бу юнәлештә начар эшлиләр.

Ландыш Гобәйдуллина: Менә миндә тагын бер сорау туа. Без наркомания, наркотик, ләззәт, кәеф алу дибез. Бәлки без яшүсмерләр өчен нинди дә булса бер реклама ясыйбыздыр. Бәлки алар шуның белән кызыксынып, наркотик куллана башлыйлардыр. Наркотиклар турында бу хәтле күп сөйләмәсәләр, яшүсмерләр, аның турыда белмәсләр дә, ишетмәсләр дә дип уйламыйсызмы?

Миләүшә Закирова: Наркотик куллану-кулланмау кешенең психологиясеннән дә тора бит. Әгәр дә кеше моның зарарын белә икән, телевизор, реклама карап кына , ул барыбер аңа тартылмаячак дип уйлыйм. Чөнки бу аның эчке тәрбиясеннән тора. Тәрбия мәсәләсенә килгәндә, әти-әниләр бит безне кечкенәдән үк бу яхшы, бу начар дип өйрәтәләр. Әгәр дә әти-әниләрнең наркомания турында мәгълүматлары күбрәк булса, алар күбрәк тәэсир итә алыр иде. Аларны бу афәттән саклап кала алыр иде дип уйлыйм. Дин ягыннан да мәсәлә күтәрелде Иминлек Шурасында. Дин ул кешеләргә нинди дә булса тәлапләр куя, нәрсәдән булса да чикли. Минемчә, диндә яшәгән кеше андый юлга кереп китмәячәк.

Салават Галиев: Дин ул наркотикларга каршы, альтернатив юнәлеш буларак бик дөрес дип уйлыйм мин. Кешеләрне тәрбияли торган организацияләр юк ул бездә. Әйтик, комсомол, пионерия юк. Хәзер бала үзен-үзе тәрбияли. Бердәнбер тәрбияли торган конфессия – ул дини конфессия. Ул кешене күңеле белән чиста яшәргә өйрәтә. Моны беркайчан да кире кагырга ярамый. Бу конфессиядә булган кешеләр арасында наркоманнарны күргәнем юк. Балалар тормышта нәрсәдер белән булса да мавыккан булырга тиеш. Аларның яраткан шөгыле булырга тиеш.

Ландыш Гобәйдуллина: Наркотикларны турыдан-туры рекламалау тыела. Шулай да, әфьюн матдәләре – тәмәке һәм сыра кебек психоактив матдәләр куллануга бәйле кәефләнү ысулларын һәм чараларын – читләтеп рекламалау актив алып барыла бездэ. Алардан алган канәгатьләнү механизмы бер үк инде. Беренче эш итеп шушы реекламаларны бируне туктатырга кирәк минемчэ.

Мин әйтер идем – наркомания – ул табигать тарафыннан безгә китерелгән сынаудыр. Элек чума вакытында, соңрак сугышларда кешеләр купләп кырылган. Ә хәзер менә наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә уләләр. Әмма бу афәтне, бу сынауны бөтен кеше дә жиңеп чыга алмый. Наркоманиягә, минем уйлавымча, ихтияр көче тубэн, психикасында ниндидер үзгәрешләр булган, тормыш авырлыкларын кутәрә алмаган көчсез кешеләр генә биреләдер. Тулы акылы булган, дөньяга кызыксынуы, максатлары, яшәргэ дәрте булган кешенең наркотик куллану башына да килми. Дәүләт наркоманиягә каршы. Шулай ук табиблар, педагоглар, милиция, муниципаль учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, ата-аналар наркоманиягә каршы көрәш алып бара. Әлеге көрәштә миллионлаган кеше катнаша. Әмма ел саен 700 наркоман барлыкка килэ, 400 улә. Гаепне беркемнән дэ эзләргә кирәкми. Биредә инде һәр кеше үзен-үзе якларга, башкаларга ярдәм итәргә әзер булырга тиеш.

Салават Галиев: Бөтен халыкны сакларга кирәк. Шуның өчен наркодилерга каршы көрәшер өчен дәүләттә яңа законнар чыгарырга кирәк. Наркотик сатып тотылучыларга каршы наказаниене арттырырга кирәк. Балалар арасында тикшерергә кирәк. Кулланучыларны тапкан очракта да алар белән нәрсә эшләргә кирәк. Мәктәптән куып чыгаралар ул баланы, мәктәптә наркоман саны кими. Әмма ул наркоман булып кала бит. Без бит аны ыргыта алмыйбыз. Дәүләт бу турыда уйланып, махсус программалар ясарга тиеш. Ул бала наркотикларны кулланучы сәбәпләрне туктатырга кирәк.

Миләүшә Закирова: Иминлек Шурасында наркотик сату белән тотылган кешеләргә җәза тәлапләрен катгыйлату турында сүз алып барылды. Чөнки күбесе утырып чыга да, аннан соң үз эшен дәвам итә.

Салават Галиев: Ни өчен наркоманияне терроризмга кертмиләр. елына меңләгән кешене агулаган наркоманнарны ни өчен тотмыйлар. Наркодилерлар миллионлаган кешеләрне агулыйлар. Нишләп аларга каршы көрәш җитди түгел. Миллиард сумнарны шушы направлениедә бирергә кирәк. Моның турыда уйларга вакыт җитте инде. Чөнки наркотик куллану аша үлгән балаларның саны арты, ә Россиядә балалар елдан-ел аз туа.

Римзил Вәли: Әйе, хәзер балалар болай да аз туа. Ә үлем болай да ешаеп бара. Техника һәм табигать казалары, сугышлар, җинаятьчел талаш – үтерешләр, экологик казалар, эчкечелек, үз-үзенә кул салучылар, СПИД зәхмәтеннән һәлак булучылар һәм ләззәт китерә дип алданып агуга күнегеп, аңа табынып кешелек сыйфатын югалтучы наркоманнар чордашларыбызны алып китә. Иң беренче чиратта – яшьләрне. Болай

да һәр гаиләдә иң күп дигәндә 1-2 бала үсеп килгән һәм демографик упкынга атлаган җәмгыять өчен бу коточкыч фаҗига. Һәр көнне Татарстанда бер наркоман дөньядан китә. Аның әти-әнисе, кардәшләре бар. Республикада 8 меңнән артык наркоман теркәлгән. Ә теркәлмәгәне берничә дистә мең. Һәм аларның барысы да бу дөньяда озак тормаячак һәм якыннарына җафа китерәчәк.

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүенә йомгак ясаганда, Татарстанда наркоманиягә каршы тору яхшы оештырылганмы, наркоманнар санының бер дәрәҗәдә торып, елына 3-4 процентка гына артуын әйтергә кирәк. Гомумрусия күрсәткечләре, бигрәк тә зур шәһәрләрләге хәл бик күпкә хәтәррәк. Тыныч кына карап торырлык күренеш түгел бу. Чөнки бу порошоклы, энәле дию пәрие күтәрелеп, көчәеп бара. Социаль җитешсезлекләр, эшсезлек, чын шатлык һәм табигый куанычлар аз булу, рухи киеренкелек наркомания тозагына кешеләрне этәрә. Шул ук вакытта чын мәдәният, төпле мәгариф, милли тәрбия , халкыбызның гореф-гадәтләре бу золымга киртә булып тора. Милли гимназияләрдә, чын татар гаиләләрендә наркоманнар юк. Республиканың өч районында хәзергә наркоманнар очрамый. Шундый хәл, шундый заман уйлашырга, киңәшергә кирәк. Моның турыда белеп тору һәм хакыйкатьтән курыкмыйча хәрәкәт итү өчен “Азатлык” радиосы аша яңгыраган фикер-мәгълүматларга да игътибар итү зыян итмәс.

XS
SM
MD
LG