Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида татар оешмаларына эшләү уңаймы?


Агымдагы елның декабрь аенда һәм алдагы елның март аенда Русия халкы адында Дәүләт Думасы һәм президент сайлаулары тора. Дәүләт Думасы сайлауларына гына да әле шактый вакыт бар. Әмма Омскида кайбер әзерлек чаралары инде күрелә башланды. Чәршәмбе көнне шәһәр җәмәгатьчелеген – төрле иҗтимагый, милли оешмалар активын, коммуналь торак хуҗалыклары рәисләрен Үзәк район хакимияте бинасында җыйдылар. Башта шәһәр башлыгы Виктор Шрейдер агымдагы елда ирешелгән уңышлар турында сөйләде, булган казанышларның барсы да “Бердәм Русия” фиркасе тырышлыгы нәтиҗәсе дип ассызыклады. Аннан соң, 50%-тан да ким тавыш җыярга ярамый безгә дип, җыелган халыкны алдагы сайлауларда әлеге фирканы яклап чыгарга өндәде.

Милли оешмалар вәкилләре икенче көнне иҗтимагый оешмалар белән эшләүче ресурс үзәгендә очраштылар. Ресурс үзәге рәисе Зинаида Тикунова үзләре урнашкан бүлмәнең аренда бәясенең 16 мәртәбәгә артуы турында белдерде. “Бу безнең өчен зур проблема булып тора, чөнки хакимият аренда түләргә ярдәм күрсәтми”,- диде.

“Без бернинди дә акча эшләмибез, аренда бәясен киметмәсәләр, безгә ябылу куркынычы яный”,-дип борчылуын белдерде Тикунова. Җыелышта катнашучылар ресурс үзәгенең аренда бәясен искечә калдыруны сорап, өлкә башлыгына хат әзерләделәр. Аны 50 дән артык иҗтимагый оешма җитәкчесе имзалады. Мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсе булырмы, әйтүе кыен. Чөнки, тыңлаучылар хәтерләсә, шундый ук аренда пробламасы өлкә татар милли мәдәни мөхтәрияте алдында да торган иде. Мөхтәрият, хөкүмәттән ярдәм алмау сәбәпле, озак вакытлар аренда бәясен түләмәде. Кайбер татар эшмәкәрләре берникадәр ярдәм күрсәтеп карасалар да, акча барлык бурычларны да капларга җитмәде. Елдан артык мөхтарият белән шәһәрнең күчемсез милек агетлыгы арасында мәхкәмә эше барды. Ул да татарлар өчен уңышсыз тәмамланды. Ахырда өлкә татар милли-мөхтәрияте бинадан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Дөрес, мөхтәрият бөтенләй урынсыз калмады, урнашу өчен аңа “Дуслык йорты” тәкъдим ителде. Әмма әлеге йортның эш ысуллары белән килешмәгән мөхтәрият рәисе Хаким Садыков анда барырга теләмәде. Нәтиҗәдә өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте урамда калды. Ә адвокат Хаким Садыков исә үзенең төп һөнәре буенча шәһәр мәчетләрендә мөселманнарны кабул итә башлады. Әйтергә кирәк, мондый хәл Омскида милли хәрәкәтне туктатмады. Милли юнәлештәге барлык эшләрне дә шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте үз өстенә алды.

Авыл-районнардагы кайбер татар оешмаларының эшчәнлегендә дә төрле авырлыклар туып тора. Хөкүмәттән бернинди ярдәм күрсәтелмәгән һәм хезмәт хакы түләнмәгән очракта да, рәсми теркәлеп эшләгән оешмаларга дәүләт органнары алдында даими хисап тотып торырга туры килә. Бу әлбәттә, эш барышын катлауландырып кына калмый, ә матди чыгымнар да тәлап итә. Күптән түгел шундый авырлыклар сәбәпле, Колосовка районының татар үзәгенә рәсми теркәлеп эшләүдән баш тартырга туры килде.

Колосовканың татар үзәге рәсми теркәлүдән төшсә дә, аның рәисе Әкрәм Әмиров сүзләренчә, эш тукталмаган, элекечә алып барыла. Без хәзер дә шулай ук эшлибез, ә хисапны үз халкыбыз алдында тотабыз”,-ди Әкрәм Әмиров.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG