Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самара өлкә мөселманнарының Дини идарәсе мөрәҗәгатьнамәсе


Самара - дүрт яклап җәелгән шәһәр. Соңгы ун елда каланың һәр бистәсендә мөселманлыкны белгерткән гыйбадәтханәләр калка башлады. Алты мәчетнең 110 ел элек салынганын татарларга кайтардылар. Бу гыйбадәтханә тарихи мәчет исемен йөртә. Биредә астын- өскә китереп реконструкция мәшәкатьләре бара. Максат – мәчетне Рамазан башына өлгертү. Ә моның өчен акча җитми. Шул уңай белән өлкә мөфтие Вагыз Яруллин матбугатта түбәндәге мөрәҗәгатьнамә белән чыкты:

“ Җәмгыятебезнең рухи яңарышын хуплаган барлык гражданнарга һәм мөселманнарга мөрәҗәгать итәбез.

Самара шәһәренең иң борынгы мәчете, ниһаять, халыкка кайтарылды. 1891- 1897 елларда салынган мәсҗед шәһәребезнең Алексей Толстой урамында урнашкан (йорт саны 61), бу Идел портының янәшәсендә генә. Революция мәйданыннан Идел портына төшкәндәуң якта. Бүгенге көндә иске бинага реконструкция ясала, ә бу бик зур чыгымнар таләп итә. Ремонтка инде ике миллион ярым акча тотылды. Тиздән ураза башланырга тора. Изге Рамазан аена бинаны сафка бастырыр өчен акча кирәк. Шуңа да һәр мөселман бәндәсе,фирма җитәкчеләре тарихи мәсҗедне ремонтлап бетерергә үз ярдәмегезне күрсәтсәгез иде.

Акчаларыгызны Җәмигъ мәчетнең бухгалтериясенә китерә аласыз, я булмаса, 5-нче мәхәлләнең үзенә банк аша күчерә аласыз.

Безгә ярдәм иткән өчен Ходай Тәгалә үзегезне үз рәхмәтеннән ташламасын.”

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG