Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Кудрин белән очрашу


Башкортстан хакимияте җитәкчеләре Мәскәүдә эш сәфәрендә булып кайттылар. Әлеге сәфәрдә Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, Премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов һәм башка рәсми кешелә катнашты. Алар Русиянең финанс министры, Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү идарәсе рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Анда сүз бәйрәм чаралары планы, бәйрәмгә әзерлек барышы турында барды. Башкортстанның Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов сүзләренә караганда, бәйрәмгә әзерлек эшләренеә 44 миллиардка якын акча тотылырга тиеш булса, чынлыкта 68 миллиард акча бүленгән. Моның нибары 13 миллиарды гына Русия казнасы өлешенә төшә.

XS
SM
MD
LG