Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Дума депутаты булачакмы?


Русия дәүләт Думасына сайлауларда Бердәм Русиянең фирка исемлеге белән сайланучылар исемлеге башында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов тора. Бу турыда фирканең республика бүлекчәсе рәисе Энгельс Колмөхәммәтов белдерде. Фирка исемлеге белән сайланачак калган кешеләрнең исем-шәрифләре 21нче сентябрь узачак сәяси шура утырышында бәян ителәчәк. Кайбер бәйсез мәгълүмат чыганаклар хәбәренә караганда, Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан алынып депутат булып китәчәк.

XS
SM
MD
LG