Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Гыйрак хакимиятләренең милли килешү адымнарын хуплады


Якшәмбедә Багдадта узган матбугат очрашуында Гыйрак премьер министры Нури әль- Мәлики, шыгый, сөнни һәм көрт лидерлары килешү имзалады,ул килешү Баас партиясенең элекке әгъзәләренә хөкүмәт һәм хәрби хезмәткә кайтырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде. Шуның өстенә төбәк сайлауларын уздыру хакында да килешү булган.

Ак йортның мөрәҗәгатендә, килешүләр Гыйрак сәясәтчеләренең дини һәм милләтара низагларны туктатуда, тәвәкәллекләрен күрсәтә, диелгән.

Кайбер АКШ сәясәтчеләре тарафыннан Гыйрак премьерына карата тәнкыйтьләр белән бәйле рәвештә, Нури әл Мәлики болай диде: 701-02 «АКШ рәсмиләре һәм Конгресс әгъзәләренең Гыйрак турында әйткән фикерләреннән, әйтерсең Гыйрак аларның шәхси әйбере, үз биләмәсе дигән тәэсир кала. Андый чыгышлар сенатор Карл Левин һәм Хилари Клинтон тарафыннан булды. Минемчә аларга бер кайчан да Гыйрактагы кебек тирән сәяси проблемалар, каршылыклар белән эш итәргә туры килмәгән. Алар аның нәрсә икәнлеген белмиләр. Милли татулыкка тәррәкыят әкрен барган кебек тоелса да, башка илләр белән чагыштырганда ул тизрәк бара, - диде Гыйрак хөкүмәте башлыгы.
XS
SM
MD
LG