Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Ханты-Мансийск арасында элемтәләр ныгый.


Күргәзмәдә Русиянең 40 шәһәреннән, шул исәптән, Киров, Ульян өлкәләре, Мари, Чуаш республикалары, Ханты-Мансийск автоном округыннан оешмалар катнашачак, диелсә дә, биредә төп игътибар Татарстан белән Ханты-Мансийск арасындагы икътисадий элемтәләргә өстенлек бирелде. Әлеге форумны үткәрү идеясе, түбәндәгелдән барлыкка килде ди Ханты- Мансийск округында Татарстанның сәүдә һәм икътисадый вәкиле Фәнис Гатауллин.

5 ел элек Татарстан хокүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Ханты – Мансийскига рәсми сәфәр ясаган иде. Инде менәХанты-Мансийскийдан вәкилчелек монда Татарстан башкаласы Казанга килде. Безгә Казан бик ошый.

Татарстан белән Ханты-Мансийск округының бәйләнешләре табигый хәл, чөнки бу ике төбәктә дә нефть чыгаралар. Күпләр бу округны Төмәнгә кертә, ләкин менә инде 5-6 ел чамасы, Ханты-Мансийск Русиянең аерым субъекты булып тора. Русиянең 57% нефте шунда табылганга күрә округ бүген иң байлардан санала. Округның төп халкы Хант һәм Мансийлар. Үзләренең милли гореф-гадәтләрен чагылдыру максатыннан күргәзмәдә, бу халыкның милли киемнәрен, йөртларын, этләргә җигелә торган чаналарын да күрергә була иде.

Ярминкә кысаларында быел беренче тапкыр "Хезмәттәшлеккә чикләр юк" дип аталган икътисади форум да Татарстан белән Хантый-мансий арасындагы элемтәләргә багышланган иде. Җыелыш түгәрәк өстәл рәвешендә барды, анда Идел буен федераль округының икътисад һәм сәнәгать департаментлары, министрлыклар җитәкчеләре катнашты. Биредә каралган төп мәсьәләләр турында Ханты-Мансийск оуругында Татарстанның сәүдә һәм икътисадый вәкиле Фәнис Гатауллин сөйләде.

Максатлар күп инде, инвестиция, табигәтне саклау буенча, электроэнергия буенча, нефть чыгару һәм газ эшкәртү буенча бик күп проектлар. Монда Татарстан министрлыклары ягыннан ди бик күп вәкилләр катнаша. Хокүмәт сәфәре булган вакытта Ханты–Мансийскийда Татарстанның икътисади вәкилчелеген ачтылар. Русиянең иң бай регионы Казанда булгач бу бик әйбәт инде.

Җыелышта Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Ханты-Мансийск белән Татарстан арасындагы элемтәләр турында болай диде.

Елдан-ел безнең элемтәләр ныгый бара. Ике өлкә арасында товар әйләнеше 2002 ел белән чагыштырганда, 3 тапкырга артты, бүген ул 940 миллион сум тәшкил итә. Элемтәләрнең 71% бу нефть һәм машина төзелешендәге хезмәттәшлек. Шулай ук Хантый-мансийск “Түбәнкаманефтехим”, “Оргсинтез”, “Камаз”, “Әлмәт торба ширкәте”, “Түбәнкамашина” ширкәтләре белән эшлеклекле элемтәләрдә тора.

Әлеге икътисадий форумның милләткә булган тәэсире турында Бөтендөнья татар конгессының төбәкләрдәге эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев сөйли.

Мәдәниятебезне үстерүдә, эшмәкәрләрнең керткән өлешен һәм мессинатлык традицияләрен яңадан торгызу юнәлешендә бер секциябезне багышлап уздырачакбыз. Икътисад һәм сәүдә министрлыгы белән безнең элемтәләр һәрвакытта бик яхшы барды, бүген монда уза торган чара да шушы хезмәттәшлекнең бер чагылышы.

2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителү белән бәйле рәвештә, хәйриячелене үстерү максатыннан, "Очрашу урыны - Казан" күргәзмәсе кысаларында шулай ук "Осталар шәһәре" һәм "Баллы ярлар" дип аталган бал бәйрәмен үткәрү планлаштырыла.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG