Accessibility links

Кайнар хәбәр

Машинада ярышып акча бүлешүне журналистлар язмаска булган


Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның 26 августа республика президенты кубыгын алу вакыйгасына матбугать чаралары артык игътибар бирмәде. Әйткәннәре дә арткы битләрдә кечерәк хәбәр итеп кенә яктыртып киттеләр. Газет укучыларда Миңнеханов үзенең бу мавыгуын артык күрсәтергә теләми микән әллә дигән сорау туа. Кайбер журналистлар бу машина ярышларын бай түрәләрнең үзара акча бүлешү чарасы ди. Яллардан соң дүшәмбе газеталар чыкмады, ә сишәмбе укучы хозурына таралдылар. Аларның күбесе үткән атна ахырында булган вакыйгаларга күзәтү ясыйлар. Казанның “Рубин”ы Мәскәүнең “Спартак” командасын 3:1 белән җиңүен барсыда яза. Ә “Биектау”автодромында беренче тапкыр ралли-кросс буенча республика президенты кубыгы өчен шоферлар көрәшүләрен һәм дәрәҗәле саналган Д1 дивизионында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның җиңүе турында электрон мәгълүмат чараларыннан тыш башка газеталар артык игътибар бирмәде. Укучыда шундый сорау туды, Путинның билдән түбән чишенеп балык тотканын бар дөнья шаулады, ә Татарстан хөкүмәте башлыгының машина ярышында җиңүе республика халкы өчен кызык яңалык түгел микән ни, әллә Миңнеханов үзе күрсәтмәскә, язмаска кушканмы? - Нишләп бу хакта мәгълүмат булмасын бар, махсус спорт журналларында чыга. - Ә бит газеталарда юк дирлек?! - Газеталарда аз, журналларда бар! – диде Рөстәм Миңнехановның төп белгече, киңәшчесе Альберт Галиәхмәтов. Ул шулай ук журналистларга хөкүмәт башлыгының бу чараны бик күпертмәгез дигән сүзе дә булмавын белдерде. Язырга теләгәннәр яза алды дип тә әйтте. Бу очракта бәлки рәсми газетларга акча бүлеп бирүче, аларны үз күзәтчелеге астына алган “Татмедиа” агентлыгы акрын эшли торгандыр. Анда исә безгә мондый ярышларны журналистлар үзләре белеп, табып, карап язсыннар диделәр. Хөкүмәт башыгыннан күрсәтмә бирсә генә эшлиләр икән. Машиналар ярышында Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты кубогын алыу турында “Татарстан яшьләре”нең сишәмбе санында бернидә юк иде. “Шәһри Казан” белән “Ватаным Татарстан” соңыгы битләрендә кыскача әйтеп китәләр. Шунсы да билгеле булды, бер төркем каләм ияләре “Биектау” автодромында узган ярышларны әһәмиятле вакыйга кертмиләр. - Ничек дип әйтим, ул бит инде киң җәелгән спорт чарасы түгел бит. Бу ярышта җиңүчеләргә 100 мең, икенчегә 50, өченче урынга 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирәләр. Бу күренешләрне кайбер журналистлар : - 30 шоферның дуракланып акча бүлешеп ятуларын яктыртып барыйк мыни инде хәзер ?! -диләр. Бу рәсми газета журналисты исемен әйтмәскә кушты. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG