Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм көне алдыннан Камил Зартдинов ачлык игълан итте


Берничә көннән Татарстан халкы шау-гөр килеп, хәзер инде республика көне генә булып калган, көнне бәйрәм итәчәк. Кемгә бәйрәм, кемгә юк, инде. Әйтик Бөтен донья татар конгрессы әгъзаларында, конгресс үткәрү вакыты декабрьгә күчерелгәч бер дә бәйрәм рухы юктыр. Алар гына түгел, Камил Зартдинов дигән кешегә дә, бу бәйрәм бәйрәм булмыячак. Чөнки ул сишәмбе Татарстан җитәкчелегенә, аеруча Минтимер Шәймиевкә каршы ачлык башлады. Урыны да уңышлы табылган, Муса Җәлил һәйкәле янында. Аның белән тагын 4 кеше ач тора, калган бер 5-6сы төрле фикерләр язылган плакатлар тотып торалар. Ачлык игълан итүнең сәбәбен Камил әфәнде болай диде.

Зыян-зәрәт салалар, бирмиләр торырга, эш бирмиләр. Мин тулай торакта тора идем, хәзер аннан да куып чыгаралар. Мин дәүләт шурасына килеп Шәймиевне очраттым, һәм сезгә пенсиягә вакыт җиткән, сезнең кешеләрегез барсында үз кулына алган, сез туй генералы гына булып калдыгыз дидем. Ул миңа ачуланды, үзең пенсиягә чык диде. Миңа Шәһмиев сөйләшеп әйтергә кирәк иде, Минтимер Шәһмиев ярамый бит инде шулай басып кешеләрне өйдән чыгарырга, эштән чыгарырга дип, сез бит конституциянең президенты дип. Ләкин аның белән очрашып булмый.

Ачлык игълан итүче бу әфәнденең җитәкчелеккә яла ягуы, бик көчле рухлы вә уяу тавышлы булса да, төгәлрәк, нинди начарлыклар эшләде соң алар дигәнгә, ул берни җавап бирә алмады. Татар җәмәгатьчелеге арасында исә бу әфәндегә карата төрле фикерләр бар. Кемдер аны, бәйрәм көне һәм дә сайлаулар алдыннан үзен танытырга тели ди. Шәймиевкә һәм ул хуплаган “Бердәм Русия” фиркасенә протест белдереп, башка фиркане пропагандалап, бәлки аны кайсыбыр фирканең исемлегенә кертергә вәгъдә иткәннәрдер дигән фикерләр яңырата сәясәт белгечләре. Моннан тыш бәлки бу йөреш Камил Исхаков, я Рәфкать Алитынбаевның сәяси заказы диючеләр дә бар. Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов исә, Камил Зартдинов турында болай диде.

Әй ул, чыга да баса, чыга да баса инде, бер үзе генә. Ул инде күп вакыт татар иҗтимагый үзәгендә дә күп вакыт йөрде, өченче көч диеп йөрде инде ул, хәзер Мәскәүдәге оешмалар белән бәйләнгән ул, беләм мин аны, “Гражданское содействие” дигән оешма белән элемтәдә йөри инде ул.

Камил Зартдинов бу ачлыкны күпме вакыт дәвам итәргә һәм ул нәтиҗәсез булса ни эшләргә уйлый.

Шәймиев очрашмаса кирәге юк, мин әйтермен Путин белән очрашам, ул бит Русиядә конституциянең гаранты.

Шулай итеп, бәйрәм көнне алдыннан, ачлык игълан итү, төрле пикетлар оештыру һәм башка шундый әйберләр күбәергә мөмкин. Камил Зартдиновның йөрешенә килгәндә исә, бу беренче генә түгел икән инде, мондый ачлыкны ул яз көне Илсур Метшинга каршы ди башлаган булган. Күрәбез мэр да урынында, Зартдинов та исән. Белгечләр әйтүенчә, ачлык белән күпкә ирешеп булмый, аңа ияреп, 10, 50, 100, 1000 кеше ач торса да, республика халкының 3 миллион 700зе дә ач тора алмый, ә нәтиҗәдә күпчелекнең сүзе үтә. Президент аппаратында исә безгә бу уңайдан, андый очраклар булгалый, моңа әллә ни игътибар бирергә кирәкми диеп белдерделәр.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG