Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:26

“Яңа Гасыр” телерадиоширкәте яңара


“Яңа Гасыр” телерадиоширкәтенең яңа бинасында 5 телевизион студия, журналистлар өчен бүлмәләр, шул бинада ук “Яңа Гасыр” радиосы да булыр дип фаразлана. Телерадиокомпания җитәкчесе Илшат Әминов бу бинаның Казансу кырыенда, ягъни Кремль күренә торган иң матур җирдә булуын тели. Шулай ук әлеге бина төзелә калса, анда күпканаллы тапшырулар булдыру турында да хыяллана “Яңа Гасыр” җитәкчесе, чөнки ул очракта тәүлек буе татарча гына тапшырулар карау мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук бу яңа бинада сериаллар төшерү өчен зур студия эшләү күздә тотыла. Елына бер татар фильмы төшерәчәкбез диде Илшат Әминов. Хәзергә исә фильмнарны әле читтән сатып алалар. Элек Көнбатыш фильмнарына басым ясалса, тиздән “Яңа Гасыр”да төрек, иран, үрдүн фильмнары күрсәтеләчәк. Мөселман дөньясына йөз тотуларын әйтте Әминов.

Бүгенге көндә “Яңа Гасыр“да 65 тапшырулар күрсәтелә икән. Аның яртылашы татар, яртылашы урыс телләрендә. Аңа да карамастан Татарстандагы “Рус мәдәнияте җәмгыяте” вәкилләре канәгатьсезлек белдерәләр икән. Шуңадыр, әле күптән түгел бетерелгән иртәнге рус телендәге “Утро” тапшыруы тиздән яңадан эфирга чыгачак, “Хәерле иртә белән бергә.

Гомумән, Яңа Гасыр тиздән яңа матур төсле бизәлешләр белән чыгачак. Шигаре генә бик аңлашылып бетми – “Татарстан: күңел кошым сайрар ягым”.

Яңа тапшырулар да күп көтелә. "ШОУлы шар" исемлесен артист Җәвит Шакиров алып барачак. Анда театр һәм эстрада йолдызлары арасында бильярд буенча бәйге булачак.

“Яңа Гасыр”да милләттәшләребез хакында “100 танылган татар” дигән цикл да көтелә. Ул документаль фильм рәвешендә булыр дип фаразлана. Хәзер бара торган “Җырлыйк әле” һәм “Татарлар” тапшыруы үзгәрәчәк. “Татарлар” күбрәк еракларга чыгып читтәге милләттәшләребез тормышын күрсәтәчәк.

“Бирегез мәйдан”, “Төбәк 116”, “Эшлекле сөйләшү” дигән яңа тапшырулар булачак. Төбәк 116 барлык республика районнарында яшәүче халык турында сөйлиячәк. Ә “Эшлекле сөйләшү”гә исә сәясәтчеләр, җитәкчеләр килеп туры эфирда тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк.

Телевидениедә яңа алып баручылар да шактый көтелә. Әмма татар тапшыруларына алар җитми икән.

Матбугат очрашуында “Яңа Гасыр”ның радио буенча җитәкче урынбасары Тәлгать Сабитов та катнашты. Радио нигезендә барысы да ал да гөл булгангамы, сораулар күп булмады. Тәлгать Сабитов яңа тапшыргычлар куелачагын әйтте. Иң беренче чиратта Югары Осланга. Бу исә Яшел Үзәнгә тулысы белән “Яңа Гасыр” радиосын тыңларга мөмкинлек бирәчәк.

Матбугат очрашуында Илшат Әминов “Яңа Гасыр” телевидениесен Казанда 5-10 процент халык карый дип белдерде. Республика районнарында бу сан югары булуы белдерелде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG