Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдулла Гюль Төркия президенты булды


Төркия президенты булып, хакимияттәге исламчыл “Гаделлек һәм тәрәккыят” партиясе әгъзәсе Абдулла Гюль сайланган. Ул бүгенге көнгә кадәр Төркиянең тышкы эшләр министры иде. Сайлауларның өченче турында Гюль парламент депутатларының 339 тавышын яулап алган. Бу тавышлар аның көндәшләренә караганда күпчелек. Нәмзәтнең җиңүе өчен күпчелек тавыш кына таләп ителгән.

Бу хакта Төркиянең бөек милләт мәҗлесе рәисе Коксал Топтан болай дип игълан итте: "Сайлаулар нәтиҗәсендә “Конституциянең 112 матдәсе нигезендә Кайсәрә шәһәре депутаты Абдулла Гюль 339 тавыш белән 3нче турда җиңеп чыкты. Абдулла Гюль Төркиянең 11 президенты дип игълан ителә.”

Президент сайлаулары алдыннан Гюль нәмзәтеннән риза булмаучы Төркия хәрбиләре, яңадан да Төркиядәге дөньяви хәкимияткә куркыныч яный дип, белдерде.
XS
SM
MD
LG