Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Грециядә янгыннар дәвам итә


Грециядә янгыннар нәтиҗәсендә 63 кеше һаләк булган, 3 меңнән артыгы йортсыз калган. Узган төнне Эвбей утравындагы Сета шәһәрендә 300 кеше йортларын ташлап китте. Җирле хәкимиятләр, бер чакырым киңлегендәге җирләрне камап алган, ялкыны 20 метрга күтәрелгән янгын, Эгей диңгезенә ягына хәрәкәт итә, дип хәбәр итте. Шулай ук, халыкара янгын сүндерүчеләр көче белән, Пелопонес ярымутравында янгын сүлпәнләнә төште дигән хәбәрләр дә бар. Зурлыгы белән икенче урында торган Эбвей утравында вазгият әлегә яхшы якка үзгәрмәгән.

XS
SM
MD
LG