Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Гали һәйкәле әдәбият сөючеләрне үзе янына “җыя”


Атна саен дүшәмбе көнне Казанның 1000 еллык паркындагы Кол Гали һәйкәле тирәсе шигриятне, гомумән, әдәбият сөючеләрне җыючы урын булып тора. Бу хакта “Азатлык” радиосында ишеткәнсездер. 27 август кичендә дә “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре һәйкәл янында әдәбият белән кызыксынучы я-а кешеләрне тапты. Әлеге кечкенә чара турында Ландыш Гобәйдуллина язмасында.

21 гасыр – техника вакыты. Компьютерлар, техника чәчәк аткан чорда халык көннән-көн тормышыбызның рухи ягына азрак игътибар итә бара. Театр-концертларга йөрүчеләр, әдәбият, аеруча борынгы чор әдәбияты белән кызыксынучылар кими безнең арада. Кешеләрне тормышның күбрәк материаль ягы кызыксындыра. Ә бит безнең әби-бабаларыбыз Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен кулдан-кулга күчереп язганнар, аңа үзенә күрә бер милли байлык итеп караган, китапны саклап йөрткән.

Һәр атнадагы кебек үк 27 август дүшәмбе кичендә дә “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре Кол Гали һәйкәле янындагы мәйданчыкта Кол Галинең кем булуын белгән, иҗаты белән таныш булган, әдәбият җанлы кешеләрне эзләде. Хәзерге вакытта кешеләр әдәбият белән кызыксына микән, кызыксынса, кемнәрне укый.

- башка һәйкәлнең кемгә куелганы турында уй килде, әмма белмим кемгә куелганын.

- үткәнебез бар, истә калмаган.

- миңа болар кызык түгел.

- нигездә чит ил әдәбияты белән кызыксынам.

- һәйкәлнең кемгә куелганын белмим. Гомумән әдәбият белән кызыксынам. Мин һәйкәлне берәр татар язучысына куелгандыр дип уйлыйм. Кызганычка каршы, татар әдәбиятендә Тукайдан башка бер язучыны да белмим. Яраткан язучым – Достоевский.

- Кол Гали икәне язылып куелган бит. Язучыдыр.

1000 еллык паркта Самара шәһәреннән Казанга кунакка килгән ике егетне очраттык. Истәлек өчен Кол Гали һәйкәле янында фотосурәткә төшсәләр дә, урыс милләтеннән булган егетләр Кол Галинең кем булуын белмәделәр. Хәять, моңа аптырарлык түгел. Казанда яшәүче кайбер татар кешесе дә татар теленә нигез салучыларның берсе булган бөек язучыны архитектор булган дип әйтә бит әле. Егетләр әдәбият белән кызыксынулары турында әйтте.

- миңа заманча әдәбият ошый. Рус һәм чит ил әдәбияты укыйм. Мин классик язучыларны бик укымый, заманчаларны укыйм. Соңгы тапкыр укыган китабым – Лоран Гарнье.

Шулай, егетләрнең берсе “Азатлык” радиосы тыңлаучылары өчен шигырь сөйләргә дә ризалашты.

Алла Пугачеваның “Бумажный змей” шигырен сөйли алам.

Лети-лети за облака

Меня с собой зови-зови,

Но не забудь что она тонка

Не оборви, не оборви.

Кол Гали турында, аның әдәбияткә керткән өлеше турында кыскача гына булса да сөйләгәч, егетләрдә аңа карата кызыксыну хисе туды, һәм алар бу язучы язган, татар халкы өчен онытылмаслык әһәмиятле тарихи мирас булып торган “Йосыф- Зөләйхә” поэмасы белән танышырга теләк белдерделәр.

Ангола иленнән килгән Ибраһим исемле кара тәнле егет Кол Гали һәйкәле янына үзенең 2 дусты белән бергә иде. Ул Казан Энергетик Университетында белем ала. Булак буендагы яңа бакчага ул Казанның 1000 еллык һәйкәлен күреп, шунда ял итәргә килгән. Кол Галинең моннан 8 гасыр элек яшәгән шагыйрь икәнен белгәч, аның йөзендә аптырау һәм кызыксыну хисе күренде.

- Ну я люблю читать стихи.

Без, паркта йөрүчеләрдән “Азатлык” радиосы өчен үзләре яраткан яки исендә калган шигырь сөйләүләрен сорагач, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Күпчелек кеше урысмы ул, татармы, бөтенләй бер телдә дә шигырь юллары хәтерләми икән. Әйтергә кирәк, кайсы кибеттә нинди товар сатылганын, анда ничек барырга кирәклеген белүче казанлылар һәм шәһәр кунаклары барысы да югары белемле иде.

Компьютерлар һәм базар икътисады чорында да дөнья әдәбияты, рус. Татар һәм башка халыкларның мирасы урта һәм югары мәктәпләр программасына кертелгән. Әмма шәһәр бакчасына килүчеләрнең барысы да диярлек бу сабакларны оныткан дигән тәэсир кала. Шул ук кичтә мөлаем кыяфәтле ике татар кызы белән дә сөйләштек. Алар икесе дә Казан татар гимназияләренең берсендә укыганнар һәм Кол Галинең бөек шагыйр һәм тарихи шәхес икәнлеген беләләр. Әмма алар Йосыф- Зөләйха дастанының эчтәлеген хәтерләмиләр һәм үзләре яраткан теләсә нинди шагыйрнең бер генә булса да шигырь юлын искә төшерә алмадылар. Шулай да “Азатлык” радиосы Кол Гали һәйкәлен янында шигърият, тарих, милои әдәбият мөхитен булдыру өчен башланган акциясен дәвам итәчәк.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG