Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

Кербалага әль-Мәлики килгән


Гыйракның кичә сугышлар барган Кербала шәһәрендә бүген дә ара-тирә атышлар ишетелә дип хәбәр ителә. Өстәмә хәрби көчләр җибәрелгән бу шәһәргә Гыйрак премьер министры Нури әль -Мәлики дә килгән.

Кичә Кербалада 50 кеше һаләк булган 300 гә якыны яраланган иде. Хәкимиятләр шыгыйларның дини тантаналарын туктатып, йөзләрчә мең хаҗиләргә шәһәрдән китәргә кушты. Атышлар радикал шыгыйлар башлыгы Моктад ас- Садри сугышчылары һәм Гыйракның югары ислам шурасы белән бәйләнештә булган полиция арасында булды.

XS
SM
MD
LG