Accessibility links

Талиблар 12 тотыкны азат иткән


Хатын-кызлар Халыкара кызыл хач оешмасына тапшырылган. Талиблар кулында тагын 7 тотык кала бирә. Талиблар белән сөйләшүләрдә әфган аксакаллары ягыннан арадашчы булган кеше болай диде: "Алар ерак районнарга урнаштырылган, талиблар аларны бүген үк җыеп барысын берюлы азат итә алмый", - диде әфган арадашчысы.

Барлык тотыкларны да азат итү хакында талиблар сишәмбе көнне белдергән иде. Моның барәбәренә алар, ел ахырына кадәр Көньяк Корея хәрбиләрен әфганыстаннан чыгаруны һәм миссионерларның Әфганыстанга кабат килмәүләрен таләп итте. Көньяк Корея хәкимиятләре гәскәрләр ул вакытка чыгарылачак, дип раслады. Һәм чиркәү вәкилләре Әфганыстанда миссисонерлык эшләрен туктату турында игълан итте.
XS
SM
MD
LG