Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага 1500 ел дигән карар кире кагылырга мөмкин


Соңгы арада юбилейлар ешайды. Берничә көн элек шау гөр килеп, Алабуганың 1000 ел уздырдылар. 30 августа менә, республика көнен, Казанның туган көнен бәйрәм итә халык. Казанга 1000ел, Алабугага 1000 ел дип сөйләнгән вакытта, Уфаны шактыйга картайтып, бу шәһәргә 1500ел дигәнне исбатларга тырыша белгечләр. Узган атнада, бу хәбәр күп кенә татар җәмәгатьчелеген шаккаттырды. Әлеге карарга килгән экспертлар шурасының резолюциясе газетаның алдыгы битендә басылып чыккан. Карар чыгарылсада, бу әле рәсми кабул ителмәгән ди белгечләр. Экспертлар шурасына кергән Татарстан галиме Фаяз Хуҗин, үзе бу тикшеренүләргә кул куйса да, хәзер моны дөрес түгел дип белдерә, бу турыда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә дә әйтте. “Звезда Поволжья” язуынча, имеш, Фаяз Хуҗин Тарих институы җитәкчесе Рафаэль Хәкимов тарафыннан Уфага, андагы хәлләрне өйрәнеп кайтыр өчен генә җибәрелгән. Археологның биредә тикшерелмәгән Уфага 1500 ел дигән хәбәренә имза куюы, Рафаэль Хакимовка ошамаган. Шуңа күрә дә Фаяз Хуҗин хәзер үз имзасын кире алачак дигән имеш мимешләр дә йөри.

Кайбер белгечләр, Уфа шәһәренең башкорт шгәһәре дигәне белән дә килешми, күчмә халык мондый шәһәр төзи алмый ди алар.

Уфа темасы “Яңа гасыр” каналының “7 көн” тапшыруында да кузгалтылды. Биредә Илшат Әминов бу турыда бер мәзәк тә сөйләп китте. Имеш Казанда табылган мең еллык тәңкәне һәм Алабугата табылган мең еллык тәңкәне, Уфага сатырга да, шулай әлеге шәһәргә 2000 ел булып чыга да инде диде, шаярып.

Шуңа күрә Башкортларның. Татарларны уздыру максатыннан, Уфаны 1500 еллык шәһәр итү теләге әле тормышка ашмаска да мөмкин ди белгечләр.

30 август хәзер республика көне буларак кына бәйрәм ителсә дә, асылды ул, Татарстанның бәйсезлеге көненнән башланды. Газета битләрендә суверенитетка кагылышлы язма да бар. Биредә, Чаллы татар иҗтимагый үзәге әгъзалары республика президентына мөрәҗәгать иткәннәр. Алар түбәндәге мәсьәләләргә игътибар итәргә өндиләр.

Татарстандә милли татар дәүләт университетын ачу. Чөнки туган телдә югары белем ала алмау, татар мәктәпләренең бетүенә китерә.

Республикада латин графикасына күчү.

Татар телен дәүләт теле статусына күтәрү эшен дәвам итү мәсьәләсе.

Элмә такталарның татар һәм рус телендә язылуын.

Татарстан мәктәпләрендә православ дине нигезләре дәресен кертүне тыю.

Татарстан солдатларын хәвефтән саклау.

Республикада авылларга ярдәм итү.

Яңа гасыр каналын тулысынча татарча гына канал эшләү.

“Азатлык” радиосының Казандагы рейтрансляциясен кабат торгызу.

Башкортостанда булган татар иҗтимагый оешмаларына яодәм итү, һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралган

Татарстан халкы бәйрәм итсә дә, кемнәргә дер бу бәйрәм түгел. Алдан әйтеп узганча, берничә көн элек Камил Зартдинов, республика президентына каршы ачлык игълан иткән иде. Бу акция әле дә дәвам итә, Казанлылар, кирмәк янында биредәге матурлыкка сокланып йөрсә, Зартдинов әфәнде әле дә, үзенең җылма ятак ягъни раскладушкасында матур гына ятып тора. Сораштырудан күренгәнчә ул әле дә, үлсәм үләм ләкин моннан китмим, дигән фикердә тора.

Татарстан да уен бизнесы белән шогылләнергә теләүче “Альтаир”, “Игра”, “Азарт” уен клублары җитәкчеләренә дә бу көннәрдә бәйрәм кайгысы юк. Чөнки Русиянең югары мәхкәмәсе аларның шикәятләрен кире какты. Шуңа күрә азарт уеннар белән мавыгучылар үз мәнфәгатьләрен я “Казан” халыкара ат спортында, я Кама аланында урнашкан уен клубларында канәгатьләндерә алалар.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG