Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Руспублика көне чәчäк белән бәйле


Чәчәкләр бәйрәме хакында сүз башлаганчы, башта бер вәзгыятькә ачыклык кертик. 30 август, Татарстанда ял көне. Бар кеше дә ял итәме соң? Шуны белер өчен шәһәрдәге ширкәт-оешмаларга тукталдым. Дәүләт оешмаларының ишекләре бикле. Чаллының үзәгендә булган шәхси экспертиза конторасының ишекләре ачык икәнен күреп, шунда керәм. Биредә күпчелеге татар егетләр эшли. “Бүген бит республика көне, бәйрәм, ни өчен эшлисез?”- дигән сорауны бирәм. Сорау җавапсыз кала. Магнитофонны сүндергәч, “Эшебез муеннан, баш катырып йөрмәсәгез иде” дигәнрәк җавап алдым. Шәһәр читендәге агач эшкәртү ширкәтендә дә кызу эш баруын күрдем. КамАЗ, катыркы-кәгазь комбинатларында ял көне, шулай да төп җитештерү урыннарында эш оештырылган.

Бәйрәмнең иң зур урыны – Азатлык мәйдәнында. Биредә төрле оешмалар тарафыннан ясалган чәчәкләр күргәзмәсе бара. Әлеге күргәзмә шуннан гыйбәрәт – чәчәкләрдән әкият, мультифильм персонажлары, төрле фигуралар ясалган һәм меңләгән халык шушы тамаша белән хозурланып йөри. Республика көнен шушы рәвешле бәйрәм итү Чаллы халкына, кунакларга ошыймы? Кайбер фикерләрне тыңлыйк:

- Бик тә ошый. Мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле.

- Чаллыда гына шушындый бәйрәм үткәрелә һәм ул барысына ошый. Шуның белән горурланабыз.

- Республика көнен Мәйданда үткәрсәләр тагын да күңелле булыр иде. Татарстан көненең барлыгы сизелер иде.

- Шушы авыр заманда мондый бәйрәм үткәрү үзе бер күңеллелек, җиңеллек. Зур хезмәт чыккан.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG