Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә Тукай бүләкләре тапшырылды


Галискәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйдан 30 нчы август көнне иң зур игътибар үзәгендә иде дисәң дә була. Анда Татарстан президенты Минтимер Шәймиев 2007 нче елның Тукай бүләге ияләренә әлеге бүләкне үз куллары белән тапшырды. Мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләгәч ул, Тукай бүләгенә ияләр турында иң җылы сүзләрне әйтте.

“Эшләрен дә бик матур итеп эшли депутат буларак, шул ук вакытта иҗатында уңышлыклары зур”,- диде Шәймиев язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев турында. Ә композитор Рәшит Кәлимуллинга бу бүләкне тапшырып: “Халкыбызның арасында симфонияне заман таләпләренә туры китереп язырлык егетләребез бар икән, бу безнең халкыбызның булганлыгы турында сөйли”,- диде. Шулай ук сынчылар Рада Нигъмәтуллина, Изабелла Рагожина, Марина Нигъмәтуллина да Тукай темасына багышланган әсәрләре өчен бу бүләккә ия булды. Разил Вәлиев җавап сүзендә: “Тукай бүләгенең нәкъ менә шушы көнне- Республикабыз көнендә бирелүе ул символик мәгънәгә ия. Чөнки иле булмаган, дәүләте булмаган, республикасы булмаган халыкның әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте алга китә алмый”,- диде.

Республика бәйрәмендә катнашкан Русия хисап Пулатының башлыгы, Русиянең китап берлеге президенты Сергей Степашин да үзенең чыгышында Тукайны хөрмәт белән искә алып, шагыйрь 27 яшьтә генә дөньядан китсә дә ул Русия һәм Татарстан өчен ул бик күп хезмәт куйды, диде һәм Татарстанның уңышларына килгәндә аны икътисады яхшы үсүче ил буларак атады. Әмма чыгышының ахырында барыбер ул Республиканы Русия Татарстаны дип атады.

Республика көненә бер көн кала исә, рәсмиләрнең игътибары 29 нчы августта спорт мәйданнарында иде. Казанның үзәк стадионында футбол- җиңел атлетика бинасын ачу тантанасы булды. Аннан соң Казанның Тенис Академиясе бинасына һәм Су спорты сараена беренче таш салынды.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG