Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:11

Милли оешмалар киләчәк турында киңәшә


Татарстанның республика көнендә катнашу өчен Русия төбәкләрендә яшәүче татар милли оешмалары вәкилләре Казанга килде. Бәйрәм тамашаларына кереп киткәнгә кадәр, чәршәмбе кичендә “Казан” милли мәдәни үзәгендә милли һәм иҗтимагый мәсьәләләр турында зур сөйләшүдә катнаштылар.

Элегрәк “Азатлык” радиосы аша бу жыелыш башкача, ягъни Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы буларак үтә дип игълан ителгән иде. Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышында Казан-Мәскәү Шартнамәсенең нәтиҗәләре каралып, Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы 4нче Корылтаен декабрь аенда җыю мәсьәләсе игълан ителәсе иде.

Корылтайны үткәрү һәм анда вәкилләр сайлау чыннан да 29 августта үткән бу җыелыш ахырында каралды. 12-15нче декабрь көннәрендә үтәчәк Җыенга 800дән артык вәкилләр һәм рәсми кунаклар чакырыла. Шул турыда һәм Башкарма комитетның вәкаләтләрен 4 айга озайту турында карар әлеге киңәшмәдә кабул ителде. Чөнки татар конгрессының 3нче Корылтае 2002нче елның 29 августында үтеп, анда 40 кешелек Башкарма комитет сайланганды. Устав буенча бу Башкарма комитеның вәкаләтләре 5 ел үткәч гамәлдән чыга. Шул сәбәпле бшкарма комитетка яңа Корылтайны әзерләу да йөкләнергә тиеш.

Милли оешмаларның чәршәмбе көнне үткән Бөтенрусия киңәшмәсендә Башкарма комитет әгъзаларының да зур гына өлеше катнашты. Ә карарлар киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан расландыю Бу очракта Бөтенрусия киңәшмәсенең дәрәҗәсе һәм вәкаләтләре конгресс Башкарма комитетыныкыннан югарырак булып чыга. Мондый традиция соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә ел саен кабатланып килде. Агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча Башкарма комитет әгъзалары үзлләре генә җыелып сөйләшкән очраклар булмады. Берничә Башкарма комитет әгъзасы милли җыелышларга бер тапкыр да килеп күренмәсә дә, комитет әгъзасы булмаган милли хәрәкәт вәкилләре татар мәсьәләләре турында даими рәвештә кайнар чыгышлар ясадылар. Кыскасы, үткән 5 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының иң мөһим мәсьәләләре башкарма комитетлары утырышларында түгел, ә киңәйтелгән утырышларда хәл ителде.



2005нче елның шул ук 29 нчы августында “Пирамида” үзәгендә үткән киңәйтелгән утырышта 1 меңгә якын кеше катнашты һәм анда Татарстан Президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы, Казан хакимияте җитәкчеләре чыгыш ясады. Чит илләрдән килгән татарлар да мөнбәргә менде. Шуңа күрә 2005нче елның киңәйтелгән утырышны үзенә күрә чираттан тыш Бөтендөнья татар конгрессы Корылтае буларак кабул ителде. Хәтта федераль һәм төбәк мәгълүмат чаралары Бөтендөнья татар конгрессы Корылтаенда фәлән-фәлән кешеләр кискен чыгышлар ясады, дип язып чыктылар, ә чынлыкта сүз Казанның 1000 еллыгына багышланган киңәйтелгән бәйрәм утырышы турында барды.

Быелгы киңәйтелгән утырышта, ә дөресрәге, рәсми игълан ителгәнчә, милли оешмаларның Бөтенрусия киңәшмәсендә сүз Республика көне, бәйрәм тантаналары турында гына бармады. Татар халкы бүген ничек яши, мәгариф, мәдәният торышы, милли һәм дини тигезлек, Русиянең милли сәясәте турында бәхәсле һәм ачыктан-ачык сөйләшү 4-5 сәгать дәвам итте.

Киңәшмәгә Русия төбәкләреннән 120 гә якын вәкил килгән иде. Көн тәртибендә иң беренче куелган мәсьәлә сәяси яктан да, гамәли эшләрне оештыру өчен дә бик мөһим иде. Русия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәне гамәлгә кую, анын татар дөньясы һәм Татарстан өчен никадәр әһәмиятле булуы әлеге утырышта күренде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Шартнәмә һәм аның татар халкы өчен әһәмияте турындагы чыгышыннан соң сүз бу килешүне әзерләүгә хәл иткеч өлеш керткән шәхескә бирелде. Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе шартнамәне әзерләү бүенча Татарстан делегациясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бу документның нинди шарталарда кабул ителүе, аның Татарстан һәм гомумән Русия Федерациясе, төрле төбәкләрдә яшәгән тормышына ниниди тәэсир ясавы турында зур күләмле чыгыш ясады

Фәрит Мөхәммәтшин Казан-Мәскәү Шартанмәсе төзелгәннән соң, Татарстан дәүләт оешмаларының Русия төбәкләренең җитәкчеләренә милли мәсьәләләрне бергәләп хәл итү турында турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгын да әйтте.

Утырышта катнашучылар әлеге Шартанмә кабул ителгәннән соң, Федераль үзәк Татарстанга һәм Русия татарларына нинди матди ярдәм күрсәтәчәге белән кызыксындылар. Бу Шартнамәнең артында бернинди финанс карарлары юк, федераль үзәк хәзергә Татарстанга бер тиен акча да өстәми, дип җавап бирелде. Шулай да федераль һәм төбәк программалары төзәргә мөмкин дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты, Русия татарларының Федераль милли-мәдәни мохтәриятенең март аенда сайланган рәисе Илдар Гыйльметдинов. Ул әлеге Шартнамәне кабул итүдә, “Бердәм Русия” фиркасенең уңай мөнәсәбәтен дә билгеләп үтте.

Киңәшмәдә катнашучыларның кайберләре шул ук фиркәнең җирле җитәкчеләре Самар һәм башка төбәкләрдә мәчет төзүгә каршы торулары турында бәян иттеләр. Кыскасы, татар җәмәгатьчелегендә Шартнамәгә битарафлык та, сәяси тынлык та сизелмәде. Киресенчә, сайлау алдыннан Русиянең милли сәясәтенә тагын да бер тапкыр таләпчән һәм демократик караш ташлау ачык күренә башлады. Шартнамә мәсьләсен тикшерүдә татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе урынбасары, тарихчы Дамир Исхаков, Ульян милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин, Татарские новости гәзитенең нашире Ильяс Мөслимов һәм башкалар Шартнамәнең эчтәлеген тормышка ашыру буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Утырышта икенче мәсьәлә итеп Русия төбәкләрендәге милли мәгариф проблемалары каралды. Русия төбәкләрендә татар телен укыту, мәктәпләр ачу, укытучылар әзерләү мәсьәләсе турында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сөйләде.

Бүген Русиядә мәгариф юнәлешендә киләчәк буынга яңа стандартлар әзерләү бара икән, аның нигезендә милли төбәк компонентын югалту куркыеычы бар. Шуңа без бу эштә катнашып үзебезнең тәкъдимнәрне кертәчәкбез диде министр урынбасары.

Ул башлангыч сыйныфта татар телен 3 сәгатьтән дә ким булмаган рәвештә бирергә мөмкин дип белдерде.

Соңгы елларда Русия төбәкләреннән 100дән артык укытучы Татарстан мәгарифне үстерү институтында белемнәрен күтәргән. Шулай ук Татарстан укытучылары да 7 төбәккә чыгып укытулар уздырганнар.

Данил Мостафин югары мәктәп юнәлешенә дә тукталды. Татарстаннан читтән килгән һәм конгресс квотасы белән укырга керүче татар яшьләренең 5 проценты гына татар теле һәм тарихы белән бәйле булган белгечлекләрне сайлый диде министр урынбасары. Башкалары икътисад һәм башка төгәл фәннәргә өстенлек бирүен әйтте. Соңгы елларда чит төбәкләрдә дә югары уку йортларында татар бүлекләре ачыла, әмма аларның күпчелеге түләүле булуы ассызыкланды. Бюджет хисабына булырга тиеш диде Данил Мостафин. Аның чыгышы җыелган милләттәшләребез арасында бәхәс тудырды. Һәркайсы үз проблемасына ачыклык кертергә тырышты. Берсе бездә татар теленә караганда, кытай теленә өстенлек бирелә диде, икенчеләре Татарстан югары уку йортларында татар телендә укыту оештырылмаган дип шаулады.

Данил Мостафин югары уку йортындагы татар бүлекләрендә мәктәпне кабатлау булырга тиеш түгел - ә профессиональ дәрәҗәдә белем бирү зарур диде. Чит телгә өйрәтү дә татар теле аша булырга тиешлеген әйтте.

Бөтенрусия киңәшмәсендә белем бирүгә бәйле Мөрәҗәгать кабул итү булды. Ул Русия Президенты Путин, Дәүләт Думасы депутаты Грызлов һәм Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенкога дип әзерләнгән иде, әмма төбәктәге милләттәшләр өлкә губернаторларына һәм мәгариф министрларына да юлларга кирәклеген белдерделәр. Мөрәҗәгатьтә татар телен укыту программалары кими, оптимальләштерү дә беренче чиратта милли мәктәпләрне бетерүгә китерә дип әйтелә һәм шуңа милләттәшләр күпләп яшәгән төбәкләрдә татар мәктәпләрен тергезү өченф федераль программа эшләргә кирәклеге әйтелә.

Шулай ук Русия төбәкләре мәктәпләренә “Православ мәдәнияте нигезләре” дәресләрен кертү Конституциягә каршы килә һәмкеше хокуклары бозу дип белдерелә.

Утырышта шулай ук Русиядәге зур татар авылларын саклау турында да сүз барды. Язучы, конгресс әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясап авылларны сакламасак динне дә телне дә саклый алмаячакбыз дип белдерде. Фәүзия Бәйрәмова:

Чиләбедә Татар Караболагы 50 ел буе радиация астында булганы, Ставропольның Кече Барханчык авылы кебек далада бер ялгызы утырганнары да, Төркиянең Бөгределек кебек сакланучылары да бар. Аларны кайгырту Бөтендөнья татар конгрессының төп эше дип уйлыйм.

Фәүзия Бәйрәмова Русия төбәкләрендә меңләгән татар авыллары барлыгын әйтте. Һәр төбәктәге татар авыллары исемлеген булдыру беренче максат булып тора, Казан галимнәре һәм җирле зыялылар аркылы бу авылларны өйрәнергә кирәк диде Фәүзия Бәйрәмова. Ул танылган шәхесләрне биргән татар авыллары турында да сөйләде.

Фәүзия Бәйрәмова Себер авылларына Кытайлар күз салалар, татарларны эшләтәләр диде. Күп авылларда эшсезлек һәм акчасызлык хөкем сөрә, шуңа заманча яшәргә өйрәнергә тиеш диде Фәүзия Бәйрәмова. Моңа үрнәк итеп Пензаның Әләзән авылы китерелде. Ул хакта әлеге авылның җирле милли мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Кязым Дебердеев сөйләде. Шул ук Кязым әфәнде җитәкчелегендә зур татар авыллары Бөтенрусия ассоциациясен төзү буенча оештыру комитеты булдырылды.

Римзил Вәли, Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG